Фәрит Мөхәммәтшин: «Без халыкның илкүләм проектларга җәлеп ителүләренә аерым игътибар бирәбез»

Илкүләм проектларның халык тормышына ни рәвешле тәэсир иткәнен саннар да, сурәтләр дә сөйли. Казанда «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2020» республика фотоконкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, соңгы елларда илкүләм проектлар кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча иң зур программалар булып танылды. Узган ел гына да бу максатлар өчен федерация һәм республика бюджетыннан 30,7 млрд сум акча бүлеп бирелгән һәм шулар тулы күләмдә үзләштерелгән. Парламент җитәкчесе сүзләренчә, Россия Президенты башлап җибәргән һәм Татарстан Президенты тарафыннан хупланган проектларны гамәлгә ашыруга «Бердәм Россия» сәяси партиясе дә актив кушылган.
– Без халыкның илкүләм проектларга җәлеп ителүләренә аерым игътибар бирәбез. Конкурс нәтиҗәләре дә шуны күрсәтә. Халык башкарылган эшне күрә, нәтиҗәсен тойган, – диде тантанада Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова.
Фотоконкурста җиңүчеләрне 7 номинациядә бүләкләделәр. Гран-прига Азнакай, Яшел Үзән, Мамадыш, Тәтеш, Тукай, Түбән Кама районнары, Казан шәһәре лаек дип табылды. Татьяна Ларионова әйтүенчә, бу бүләк башта өч кенә районга биреләсе булган. Әмма катнашучыларның күплеге һәм тырышлыгы бу номинациягә тагын биш районны өстәргә мәҗбүр иткән.

2020 елда «Илкүләм проектлар: Татарстан – 2020» республика фотоконкурсына Татарстанның 45 районыннан 2,2 меңнән артык эш килгән. Бу сан узган ел белән чагыштырганда 2,5 тапкыр күбрәк. Конкурс 1 июньдә старт алган иде.
2020 елда илкүләм проектларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Татарстан территориясендә 5 гомуми белем бирү мәктәбе һәм 12 балалар бакчасы, 9 спорт корылмасы, 7 фельдшер-акушерлык пункты сафка баскан, 8 авыл мәдәният йорты, 12 чистарту корылмасы һәм яңгыр канализацияләре төзелгән, 51 шәһәр мохите объекты төзекләндерелгән, 268,4 чакрым юл тәртипкә китерелгән.

 


Фикер өстәү