Кафеларга төнлә эшләргә рөхсәт ителми

Татарстанда җәмәгать туклануы оешмаларына төнлә эшләү рөхсәт ителмәячәк әле. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.

Ведомство хезмәткәрләре 8 Март бәйрәме алдыннан кафе-рестораннарга кичке тикшерү уздырган. Аларда буш урыннарның булмавы, социаль дистанциянең сакланмавы, бию мәйданчыкларының эшләп торуы ачыкланган. «Билгеләнгән кагыйдәләрне санга сукмау бүген безгә төнге сәгатьләрдә эшләүне рөхсәт итү мөмкинлеге бирми», – диде ул. Шул ук вакытта Любовь Авдонина, бу чикләүне алуны сорап, бик күп үтенечләр килүен дә искәртте. Әмма рестораторларның эпидемиология кагыйдәләрен үтәмәве чикләүләрнең бетерелмәвенә китерә.

Ведомство хезмәткәрләре әле тагын ике атна дәвамында кафе-рестораннардагы хәлләрне күзәтеп торачак.


Фикер өстәү