Фәрит Мөхәммәтшин: “Илкүләм проектлар социаль инфраструктураны һәм халыкның тормышын яхшырту буенча киң колачлы программага әйләнде”

Казанда “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге илкүләм проектларны тормышка ашыру һәм алар турында халыкка җиткерүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча комиссиясе утырышы узды. Чара барышында “Илкүләм проектлар: Татарстан 2021” республика фотосурәтләр бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә катнашучылар һәм җиңүчеләргә бүләкләрне Дәүләт Советы Рәисе, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды.

Фәрит Мөхәммәтшин, утырышны ачып, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру һәм социаль инфраструктураны, халыкның тормышын яхшырту буенча гамәлдәге программалар турында сөйләп үтте. “Россия Президенты Владимир Путин һәм республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә программалар һәм илкүләм проектларны тормышка ашыруга йомгак ясыйбыз. Бик кирәкле программа бу. Анда республиканың барлык районнары актив катнаша”, – дип басым ясап әйтте ул.
Парламент башлыгы искәртеп үткәнчә, узган елда Татарстан 12 илкүләм проектта (аңа 46 төбәк проекты кергән) катнашкан. Программаларны гамәлгә ашыруга федераль бюджеттан, шулай ук республика бюджетыннан барлыгы 34,1 миллиард сум бүлеп бирелгән.

2021 елда илкүләм проектлар буенча Татарстанда 3 мәктәп һәм 16 балалар бакчасы, Кукмарада спорт залы, Казанда спорт комплексы, Алексеевск районында өсте ябулы шугалак, 3 авыл мәдәният йорты, Алабуга һәм Яшел Үзәндә 2 мәдәният үзәге төзелгән. Моннан тыш авария хәлендәге 352 фатирда яшәүчеләрне яңа торакка күчерүгә, 57 парк-скверны төзекләндерүгә, чистарту корылмаларын һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләүгә, өч чүплекне юк итүгә ирешелгән. Төбәк проектлары кысаларында барлыгы 555 объект төзелгән һәм ремонтланган.

“Партия әгъзалары яңа җирле проектлар тәкъдим итә, хәйриячеләрдән средстволар җыя, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Мәсәлән, “Демография” илкүләм проекты кысаларында гериатрия бүлмәләрен булдыру эше дәвам иттерелә. Мәгариф оешмаларында 1000нән артыграк шахмат зонасы булдырылды. Бу эштә депутатлар, предприятиеләр җитәкчеләре, коммерциясез оешмалар, гади халык катнаша”.
Парламент башлыгы, фотобәйгедә җиңүчеләр һәм лауреатларны бүләкләү тантанасына күчеп, әлеге проектның республикада илкүләм проектларны тормышка ашыруның барышына һәм аның йомгакларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү мөмкинлеге бирүен билгеләп үтте. “Кешеләребез фотосурәтләр бәйгесе аша ишегалларының ничек төзекләндерелүен, мәдәният һәм спорт объектларының ничек төзелүен, юлларның ничек тәртипкә китерелүен күрә”, – диде ул.

Узган елда “Илкүләм проектлар: Татарстан 2021” республика фотосурәтләр бәйгесенә барлык муниципаль берәмлекләрдән һәм министрлыклардан 2,5 меңнән артыграк хезмәт алынган.
Биектау, Чүпрәле, Әлмәт районнары җитәкчеләре, Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры гран-прига лаек булды.


Фикер өстәү