Татарстанның авыл хуҗалыгы министры урынбасары итеп Дмитрий Яшин билгеләнде

Татарстан Республикасының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары итеп Дмитрий Яшин билгеләнде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин тиешле боерыкны имзалады. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында урнаштырылган.

«Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек министры урынбасары вазифасына Яшин Дмитрий Александровичны 2022 елның 28 мартыннан билгеләргә», — диелгән документта.

Моңа кадәр Яшин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы вазифасын башкарды.

Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаровның алты урынбасары бар.


Фикер өстәү