Алексей Песошин Алексей Савельчевны министр урынбасары вазыйфасыннан азат иткән

Алексей Савельчев Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазыйфасыннан азат ителгән. Республика Премьер-министры Алексей Песошин бу җәһәттән тиешле боерыкка кул куйган.

“2022 елның 2 сентябреннән Савельчев Алексей Петровичны, гражданлык хезмәткәренең үз теләге белән, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары вазыйфасыннан аза итәргә”, – диелгән Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылып чыккан документта.

Алексей Савельчев бу вазыйфаны 2016 елдан биләгән.
Исегезгә төшерәбез: соңгы көннәрдә Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгындагы беренче генә үзгәреш түгел бу. Министрның тагын бер урынбасары – Тимур Саматов Луганск халык республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры итеп билгеләнгән.


Фикер өстәү