Хөкүмәт эшсезләрне теркәү буенча вакытлы кагыйдәләрне үзгәртте

 1 июньнән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре эшсезләр сыйфатында гражданнарны исәпкә куйганда Россия эчке эшләр министрлыгының мәгълүматларын соратып ала башлаячак. Эшсезләрне теркәү буенча вакытлы кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү турында тиешле карар Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Элегрәк Россия Премьер-министры Михаил Мишустин эшсез гражданнар өчен вакытлы кагыйдәләрне кертү турындагы хөкүмәт карарын имзалаган иде. Эшсезләрне теркәү, эшсезлек буенча пособиеләр билгеләү, яңа эш эзләү, һөнәри белем алуга юнәлеш бирү белән, элеккеге кебек үк, эш белән тәэмин итү үзәкләре онлайн-режимда шөгыльләнәчәк.

«2020 елның 1 июненнән халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгында мәгълүмати-аналитик системаны кулланып белешмәләр соратып алачак. Бу гаризаны электрон рәвештә, яшәү урыны буенча тутырган гражданны теркәү турында, шулай ук гражданның паспортының чынлыгы турындагы белешмәләр», — диелә хәбәрдә.

Моннан тыш, Гражданлык хәле актларын теркәү буенча бердәм дәүләт реестрында электрон рәвештә гариза биргән гражданинның балаларын теркәү турында белешмәләр соратылачак.

«Гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алу турындагы белешмәләр бердәм дәүләт реестрында булмаган очракта, кирәкле мәгълүмат гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенә алучы органнарда «Гражданлык хәле актлары турында» Федераль закон нигезендә дәүләт теркәвенә алучы тиешле органнарда соратыла, диелгән документта.

Әгәр гражданин белән Гражданлык хәле актларын теркәү буенча бердәм дәүләт реестры һәм Россия Эчке эшләр министрлыгы биргән мәгълүматлар арасында аерма булса, халыкның мәшгульлек үзәкләре 1 июньнән яңа мәгълүматлар нигезендә эшсезлек буенча элек билгеләнгән пособиене яңадан исәпләп чыгара башлаячак.

Әгәр гражданин шәхси эшмәкәр сыйфатында пособиегә гаризаны тутырган булса, шулай ук салым органында үз-үзен эш белән тәэмин итүче сыйфатында исәпкә кую турында бирелгән белешмәләрнең дөреслеге Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында булган мәгълүматлар белән чагыштырылачак.


Фикер өстәү