Covid-19 коронавирусы белән авыручы Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның хәле ярыйсы. Бу турыда матбугат секретаре Борис Беляков сүзләренә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.
«Михаил Владимирович белгечләр күзәтүендә дәвалануын дәвам итә», — диде Борис Беляков.
Аның сүзләренчә, Россия Хөкүмәте башлыгы хастаханәдә хезмәттәшләре белән телефоннан актив аралаша һәм документлар белән эшли.