Артист Татьяна Васильева коронавирус йоктырган

Россиянең халык артисты Татьяна Васильеваның коронавирус йоктыруы ачыкланган. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Артист хәле начарлангач хастаханәгә мөрәҗәгать иткән, коронавируска тест уңай булган.

Актриса табибларга нидән зарлануын һәм хастаханәгә бару-бармавына ачыклык кертмәгән.

Татьяна Васильева — Совет һәм Россия актрисасы. «Здравствуйте, я ваша тетя», «Сказки старого волшебника», «Самая обаятельная и привлекательная» һ.б. күпсанлы фильмнарда төшкән.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның да коронавирус инфекциясен йоктыруы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү