Татарстанда иртәгәдән җылытачак

Иртәгә, 4 майда антициклон йогынтысында Татарстанда температура күтәрелү дәвам итәчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем көтелми. Көнчыгыштан һәм көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы 0…+5 градус булуы көтелә. Көндез һава температурасы 15-20 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.


Фикер өстәү