Җиңү көнендә Татарстанда 26 градуска кадәр җылыта

Татарстанда ял көне атнаның иң җылы көненә әйләнәчәк. Көндез 9 майда республика территориясендә 26 градус җылы булуы көтелә, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеоүзәге матбугат хезмәте.

Бүген төнлә республиканың кайбер урыннарында туфракта кырау төшәргә мөмкин, моннан тыш – көчле җил. Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава. Урыны белән яңгыр, көньяк-көнчыгыштан талгын гына җил исәчәк. Температура төнлә +6+11 градус, көндез +19+24 градус җылы булачак, дип вәгъдә итә синоптиклар.

9 майда төнлә явым-төшем көтелми. Ә менә көндез яңгыр, секундында 15 метр тизлектә көчле җил булырга мөмкин. Көндезге сәгатьләрдә һава температурасы +21+26 градуска кадәр җылыначак.

Башлангыч фаразларга караганда, дүшәмбе көнне кыска вакытлы яңгырлар явып узачак. Төнлә һәм иртән һава температурасы +18+23 градус, көндез исә +18+23 градус булачак.

Сишәмбе – 11 майда явым-төшем көтелми. Төнлә +6+11 градус, көндез +19+24 градус җылы.


Фикер өстәү