Россиядә яшәүчеләрнең өчтән бер өлеше диярлек, гаиләдә икенче баланы тудыру өчен айлык керем 150-200 мең сум булырга тиеш, дип саный. “ТАСС” язганча, “Выберу.ру” финанс маркетплейсы уздырган сораштыруда катнашучыларның 32 проценты шулай дип җавап биргән.
Респондентларның тагын 24 проценты – аена 200-300 мең, 22 проценты – 300 мең сумнан артыграк булырга тиеш, дип күрсәткән. 18 проценты 100-150 мең сум җитә, дип җавап биргән. Бары тик 4 проценты гына гаилә кереме 100 мең сумнан кимрәк булган очракта икенче баланы алып кайтырга әзер булуын белдергән.
Сораштыруда катнашучыларның күпчелеге икенче баланы табу өчен саклык акчаның да кирәк булуын күздә тота. 26 проценты гаиләне ишәйтү өчен 600 меңнән 1 миллион сумга кадәр, 22 проценты – 1 миллион сумнан күбрәк мая кирәк, дигән фикердә. Тагын 24 проценты 300-600 мең сум җитә, дип җавап биргән. Шул ук вакытта 12 проценты бала табу өчен алдан акча җыеп куярга кирәк дип санамавын күрсәткән.
Торак шартлары да икенче баланы алып кайту өчен мөһим фактор буларак атап үтелгән. Сораштыруда катнашучыларның яртысы чамасы (47 проценты), бер үк җенестә булсалар да, балаларга аерым бүлмә кирәк, дип саный. 18 проценты бер җенестәге балаларның бергә яши алуларын, әмма төрле җенестәгеләргә аерым бүлмәләр кирәк булуын күрсәткән. 35 проценты исә мәктәпкә барганчы балаларның, җенесенә бәйсез рәвештә, бергә яши ала, дип уйлауларын белдергән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез