Танылган актер Леонид Куравлев вафат

РСФСРның халык артисты Леонид Куравлев 85 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы аның улына сылтама белән хәбәр итә.

Гыйнвар башыннан бирле актер Коммунаркадагы 40нчы хастаханәдә пневмониядән дәваланган. 6 һәм 9 гыйнварда коронавируска ясаткан тестлары тискәре нәтиҗә күрсәткән. Шул ук вакытта, аның температурасы күтәрелгән, ә сатурациясе 89,6 процент күрсәткеченнән төшмәгән.

Соңрак аның ашказанына операция ясаганнар.

Совет һәм Россия актеры Куравлев тамашачыларга «Афоня», «Иван Васильевич меняет профессию», «Место встречи изменить нельзя», «Самая обаятельная и привлекательная», «Золотой теленок» кебек фильмнар буенча таныш.


Фикер өстәү