Татарстанда бер тәүлек эчендә 81 бала коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә, пандемия башланганнан бирле, Covid-19 коронавирусын йоктыру очрагының иң югары күрсәткече — 631 очрак теркәлгән. Шуның 81е — балалар.

Өч кешегә чир чит төбәктә ияргән, калган авыручылар вирусны башкалардан иярткән, дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. 70 кеше хастаханәгә салынган, 566 кеше өйдә дәвалана.

Иң күп авыручылар Казанда теркәлгән, анда йогышлы авыру 292 кешедә табылган. Чаллыда — 118, Түбән Кама районында — 46, Чистай районында 24 очрак теркәлгән.

Шулай итеп, 2021 елның 30 гыйнварына булган мәгълүматлар буенча, республикада пандемия башланганнан бирле авыруның 48 167 очрагы рәсми рәвештә расланган.


Фикер өстәү