Каюм Насыйри музеен оештыручы: Якташлары битараф түгел, кадерен беләләр

2 февраль – милләт мәнфәгатен үзенең яшәү кыйбласы иткән татар галиме Каюм Насыйриның туган көне. Туган җире – Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылы урнашкан Олы Ачасыр авылы җирлегендә – икеләтә бәйрәм. Якташлары хөрмәтенә төзелгән музейның эшли башлавына чирек гасыр була. Татарстан Республикасы Дәүләт музеенда өлкән хезмәткәр булып эшләүче Рәмзия Әсрар кызы Абзалина – шул авылдан. Заманында Каюм Насыйри музеен төзү турындагы уй аның башына көтмәгәндә килә һәм ул бу эшне ахырына җиткермичә туктамый.

– 1982 елның декабрь аенда тарихи көнкүреш әйберләрен җыярга туган авылыма кайттым. Кышкы салкында чыгып китүемнең сәбәбе дә бар иде. Безнең илдә декабрь ае урак өсте кебек бит ул: эшләп бетерелмәгән эшләр эшләнә, еллык планнар тутырыла һәм, ниһаять, айның егермеләреннән соң, экспедициягә дип, ел буена көткән акча бирелә. Ерак җирләргә чыгып китәргә җае да, вакыты да калмаганга, авылга юл тоттым.

Әле ярый кайтканмын. Гадәттә яшәгән җирне беләбез кебек бит ул, игътибар җитеп бетми. Бик күп кызык әйберләр таптым мин анда. Безнең авыл кадими, дини буларак сакланып калган иде әле ул вакытта. Өйләрнең күбесендә иске әйберләрнең кадере беленә иде.

– Каюм Насыйри «эз»ләренә басуыгыз ничегрәк килеп чыкты?

– Мәктәптә укыганда  «Каюм Насыйри йорты» дип йөртелгән бик матур өй яныннан узып китә идем. Башкалардан ул чатыр түбәле, ишегалды таштан, киң, иркен булуы белән аерылып тора иде. Монда гомер буена авылда торып тимер юлда эшләгән, тырышлыгы, үҗәтлеге белән даны чыккан Габделгани абый Минзарипов яшәде. Ул мине безнең авылча кубарылып купмый, гади генә каршы алды. Күрешүгә: «Нишләп бу йортны Каюм Насыйри йорты диләр?»– дигән сорау биреп ташладым. Җавап бирергә ашыкмады Габделгани абый. «Әйдә, кызым, туңганчы өйгә кер, шунда күрерсең», – диде. Башта мине болдыр ишегендәге бөгәҗәле тимер тотка җәлеп итте. Ул уң кул уңаена ике яклап ачыла торган, төрле буйдагы кешегә уңай итеп урнаштырылган. Чоланда – өч ишек. Берсе – кәҗәнкәгә керә торган (мондый урынны хәзер веранда дип атыйлар). Акрын гына ачып, бозау тиресе белән тышланган ишектән түр якка уздык. Мин өй уртасында шаккатып бастым да калдым.

Өй уртасында – аяклары сырлап эшләнгән зур түгәрәк имән өстәл. Аның ике канатын аска төшерсәң, ул кечерәк, овал сыман булып кала. Урындыкларга күмер самавырлары тезелгән. Алар матур итеп, ап-ак, кулдан бәйләнгән түгәрәк челтәрләр белән капланган. Стеналарда – сәгатьләр, шәмаилләр. Почмакны (кухня ягы) түр яктан аерып торган ап-ак зур мичнең төнлекләре гадәттәгечә кирпеч түгел, ә матур түгәрәк металл капкачлар белән бизәлгән. Мич кашларында (бездә «пич кашы» диләр, шулай әйтсәң, матуррак ишетелә кебек) – төрле зурлыктагы керосин лампалар, шәмдәлләр. Йортның тәрәзәләре гадәттәгедән бераз зуррак, түшәме дә биегрәк тоелды.

– Мондый байлык Габделгани абыйга кайдан килгән?

– Габделгани абый, әйтерсең лә, мине көтеп торган кебек тоелды миңа. Почмакка чакырып кертте дә, тәбәнәк сәкегә утыргач: «Кызым, минем сиңа әманәтем бар. Югалтмыйсы иде шушы байлыкны, – дип сөйли башлады. – Мин бу йортны сугыштан кайткач, өйләнеп башка чыгу өчен Шырданнан сатып алган идем. Аны миңа Каюм Насыйри туганының килене сатты, исеме онытылган инде (соңыннан ачыкладым, Разия Хөсәенова  булган ул. – Р.А.). Шуннан кайткан дүрт әйберне – стена көзгесен, савыт-саба шкафы, кәҗәнкәдәге кәнәфи һәм менә бу сәкене Каюм Насыйри үзе ясаган диделәр». Хуҗалыкта җайсызрак булса да, истәлекле сәкене Габделгани абый кулланыштан төшермәгән. Мич каршында карчыгы Хәбирә апа (Габделгани абый нигезендә дога белән озатыр өчен карчыгының елы тулганчы балаларына күченмичә торган) шул сәкедә бәлеш ясаган. Дөрес, еллар үтә-үтә, йортка азрак үзгәрешләр дә кертелгән. Габделгани абый йортның астагы дүртәр бүрәнәсен алыштырган. Арт яктагы кечкенә бүлмәсен яңадан салган. Бу бүлмәдә дә мич бар. Аның алдында буеннан-буена сузып эшләнгән сәке. Мич янында – сәндерә. Сәндерә өсте һәм бүлемдәге ишек уемнары чаршау-кашагалар белән капланган.

Музей кешесе өчен иң кызык җир – очырма. Анда, гадәттә, вакыт сынавын узып, тарихка күчеп килә торган әйберләр саклана. Габделгани абыйның рөхсәтен алып, мин дә шунда менеп киттем. Монда Россиянең иң борынгы музейларыннан саналган дәүләт музее фондларында булмаган һәм мин исемнәрен дә белмәгән әллә нинди кызык әйберләр тулып ята иде. Алар матур итеп төрле сандык, кәрҗиннәргә таслап, тутырып куелган.

– Гасырлардан килгән риваятьләр, буыннан-буынга килгән гыйлем буенча хәтта берничә минуттан җиткерелү өчен әйтеп җибәрелгән сәлам дә һичшиксез үтәлергә тиешле изге әманәт санала. Габделгани абыйның бу сүзләрен ничек кабул иттегез?

– Очырмадан төшкәч, каралты-кура, бакча, мунча тирәләрен дә карап чыккач, башыма, музей ясарга кирәк, дигән уй оялады. «Габделгани абый, без монда музей ясасак, йортыңны сатарсыңмы?» – дигән сорау бирдем. Ул: «Ал да яса, кызым, акча кирәкми. Бер генә шартым бар: аракы эчкән кеше генә тормасын. Нигезендә чересә дә, риза», – диде. Музей ясый калсак дип, бу йорттан бер әйберне дә алмадым. Казанга килгәч,  күргәннәремне Тарихи ядкәрләрне саклау оешмасы җитәкчесе, университетның тарих-филология факультетыннан сабакташым Рафаэль Вәлиевкә сөйләдем. Ул үзе барып күреп кайтты. XIX гасыр утарлары арасында тарихи яктан дөрес сакланып калганнары бик сирәк. Шундый бүләкне ничек булса да саклау һәм музей рәвешенә китерүне ул да үзенә әманәт итеп кабул итте.

Шулай итеп, туксанынчы елларда башланган акчасызлык һәм бик күп башка объектив һәм субъектив каршылыкларга карамый, 1997 елның 1 мартында Габделгани абый белән Хәбирә апа йортының кунакчыл ишекләре «Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография музей-утары» буларак ачылды. Яшерен-батырын түгел, эш барышында күңел төшкән вакытлар да шактый булды. Шул вакытларда әнкәйнең: «Шуның кадәр дубра (добро – мал мәгънәсендә. – Р.А. ) алып калып, Габделгани абый әманәтен ташласаң, Аллаһ каршында ничек җавап бирерсең?» – диюе исән вакытта – өндә, китеп баргач – төштә гел искә төшереп, нык булырга өндәп торды.

– Каюм Насыйри туган авылында озак яшиме?

– Балачак еллары Кече Шырданда үтә. Аның әтисе белән бабасы бик белемле кеше була. Синтаксис һәм этимология буенча бабасы Хөсәен язган китаптан бүген дә файдаланалар.  Әтисе язган 25 китап әле дә саклана. 16 яшендә Каюмны Шырдан кешесе – Сәгыйть хәзрәт җитәкләгән мәдрәсәгә укырга бирәләр. Әмма ул туган авылына еш кайтып йөри, эзләнүләр алып бара, хәтта күп кенә хезмәтләрен дә шушында яза.

– «Кем ул Каюм Насыйри?» дигән сорауга сез ничек җавап бирер идегез?

– Каюм Насыйри шул дәрәҗәдә киңкырлы эшчәнлек алып барган, чыннан да, санап бетерерлек түгел. Белгечләр әйтүенчә, ул – «татар әдибе», «мәгърифәтче», «олуг мөгаллим, милләт педагогы». Каюм Насыйри эшләгән өлкәләр – татар әдәбияты, татар теле, этнография, педагогика һәм методика, астрономия, математика, география, физиология, ботаника, слесарьлык эше, кулинария, журналистика…

Каюм мәдрәсәдә гарәп-фарсы телләрен өйрәнә. Яшерен рәвештә русча да укый. Соңыннан семинариядә татар теле укытучысы булып эшли. Казан университетына ирекле тыңлаучы булып йөреп, югары белем ала. Татар балаларына рус теле укытуга ныклап керешә. Соңгы елларда ул үзен язучылык һәм фән эшенә багышлый. Татар халык әдәбияты һәм культурасы буенча материаллар җыеп, Археология, тарих һәм этнография җәмгыяте карамагына тапшыра бара. Аның үзе исән вакытта гына да татар һәм рус телләрендә төрле зурлыктагы 40лап китабы дөнья күрә. Каюм бабай карта сызып, аларны үзе чыгарып килгән календарьларга урнаштырып бара, авыллар тарихын өйрәнә. 1881 ел календаренда Казан губерниясенең бөтен авылларын күрсәткән карта эшләп бастыра. Берничә музыка коралында уйный белә…

– Ничек уйлыйсыз, музейга килгән туристлар, экспонатларны карап, сөйләгәннәрне тыңлап, олуг галимебез турында тулы мәгълүмат алып китә аламы?  

– Халык әйтмешли, камиллеккә чикләр юк. Музейның байлыгы арта тора. Иң мөһиме, якташлары битараф түгел. Кадерен беләләр. Бигрәк тә шунысы сөендерә.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

«Илаһи ният кылдым гыйлем өйрәнмәккә,

белмәгәнемне белмәк өчен,

үзем белгәннәрне белмәгәннәргә белдермәк өчен:

ислам динен бакый кылмак өчен,

шәригатьне тергезмәккә».

Каюм Насыйри


Фикер өстәү