Күпфатирлы йортлар өчен җир кишәрлекләрен межалау һәм кирәкле финанслау күләмен билгеләү проблемаларына аерым игътибар бирелде. Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин үткәргән утырышта Әлмәт районы башлыгы Гүзәл Хәбибуллина, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, идарәче компанияләр вәкилләре катнашты.
Утырыш башланыр алдыннан депутатлар Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов озатуында Герцен һәм 8 Март урамнарындагы берничә торак йортның ишегалларын карадылар. Аларның берсенең территориясе күпфатирлы йорт чикләрендә генә бүленгән, икенчесенең территориясе ишегалды территориясен дә кертеп (балалар мәйданчыклары, тротуарлар, яшел зона һ. б.) бүленгән.
Илнур Фәсхетдинов сүзләренә караганда, күпфатирлы йорт карамагындагы җир кишәрлекләрен межалау мәсьәләсендә бердәм караш юк, шуңа күрә муниципалитетлар үз җаваплылыкларының чикләрен төгәл билгели алмыйлар, күпфатирлы йортларның милекчеләре үз йөкләмәләренең чикләрен белмиләр, территорияләрне сыйфатлы планлаштыру һәм финанслау, шулай ук киләчәктә төзекләндерү мәсьәләләрен җайга салу мөмкин түгел, шул исәптән, «Безнең ишегалды» программасы кысаларында да.
«Мәсәлән, бездә гомуми өлеш милке булган йортлар бар, аларда ишегалды мәйданчыгы төзекләндерелгән, кече архитектура формалары (эскәмияләр, урналар, велопарковкалар, урам фонарьлары һ.б.) һәм башкалар урнаштырылган. Ә янәшәдә йорт яны һәм ишегалды территориясе булмаган берничә күпфатирлы йорт тора. Һәм әгәр гомуми өлеш милке булган йортта яшәүчеләр ябык зона, коймалар һ.б. куярга теләсәләр – якындагы йортларда яшәүчеләрнең мәйданчыкларга эләгү мөмкинлеге булмаячак. Ә коймалар булмаса, күрше йортларда яшәүчеләр дә йорт эчендәге мәйданчыктан файдалана, әмма хезмәт күрсәтү һәм ремонт ясау өчен түләми», – дип сөйләде Әлмәт башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Фәсхетдинов.
Альберт Хәбибуллин сөйләвенчә, «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында» 33-ФЗ номерлы Федераль закон белән җирле үзидарә органнарына ишегалды территорияләрен үстерү буенча вәкаләтләр беркетелгән. Республика Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән ведомствоара эшче төркем төзелгән, ул ТР җирле үзидарә турындагы законга үзгәрешләр кертү турында республика закон проектын эшләгән, анда әлеге вәкаләтне җирлекләрнең һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына беркетү каралган.
«Шул ук вакытта федераль законнарда «ишегалды территориясе» төшенчәсе билгеләнмәгән, бу исә җирле үзидарә органнарының бу өлкәдәге вәкаләтләре күләмендә билгесезлек тудыра, – дип басым ясады Альберт Хәбибуллин. – Республиканың төрле муниципаль берәмлекләрендә күпфатирлы йортлар өчен җир кишәрлекләрен межалауга бертөрле караш юк, бу исә әлеге вәкаләтне гамәлгә ашыру өчен кирәкле финанслау күләмен дөрес билгеләргә мөмкинлек бирми».
Альберт Хәбибуллин җирле үзидарә органнары вәкаләтләре турындагы Федераль законның нигезләмәсе 2028 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керүен искәртте. «Җирле үзидарә турында 45 нче республика законына үзгәрешләр кертергә кирәк. Үзгәрешләр нигезендә әлеге вәкаләтләр муниципалитетларга беркетеләчәк. Һәм гамәлгә ашыру башланганчы калган вакыт эчендә, ягъни агымдагы 2026 һәм киләсе 2027 елларда без бу вәкаләтне гамәлгә ашыруга бәйле барлык мәсьәләләрне төгәл билгеләргә тиеш», – дип белдерде Альберт Хәбибуллин.
Шулай ук профильле комитет рәисе бу мәсьәлә буенча башка шәһәрләр һәм регионнар тәҗрибәсе өйрәнелүен ассызыклады. Аерым алганда, 5 майда Мәскәү Хөкүмәте тиешле карар кабул иткән. «Документ шәһәр хакимиятенә, әгәр дә кишәрлек гомуми өлеш милкенә рәсмиләштерелмәгән булса, аны «проекция буенча», ягъни тирә-ягы 2 метрдан артмаган йорт чикләрендә мәҗбүри формалаштырырга хокук бирә», – диде Альберт Хәбибуллин.
Хәзерге вакытта Татарстанда 7895 күпфатирлы йортның (38 муниципаль район буенча) 4297 йортта җир кишәрлекләре йорт чикләрендә генә бүленгән, 3370 йортта җир кишәрлеге ишегалды территориясен дә кертеп (балалар мәйданчыклары, тротуарлар, яшел зона һ.б.) бүленгән, ә 228 йортта җир кишәрлекләре бүленмәгән яисә бу турыда мәгълүмат юк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез