Конкурсның максаты – Татарстандагы иң күп укылган китап авторларын, иң күп китап укучыларны ачыклау, китап бастыру эшен активлаштыру, китап сәнгатен һәм полиграфиясен үстерүгә ярдәм итү, мәгълүмати даирәне киңәйтү һәм китап нәшер итү өлкәсендә милли-мәдәни элемтәләрне ныгыту.
«Татар китабы – 2026» конкурсы кысасында Татарстан китап нәшрияты республиканың төрле районнарында әдәби иҗат берләшмәләре әгъзалары, әдәбият белән кызыксынучы, конкурста катнашырга теләгән яшь каләмчеләр, иҗатка тартылган мәктәп укучылары, китап сөючеләр, әдәбият-сәнгать дөньясын үз итүчеләр белән очрашулар оештыра. Нәшриятның генераль директоры Рөстәм Галиуллин җитәкчелегендә чаралар Арча, Кукмара, Саба, Балтач, Биектау, Чистай, Мамадыш, Азнакай, Әлмәт Үзәк китапханәләрендә, Әтнә балалар сәнгать мәктәбендә узды. Анда алда торган проектлар, Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек, конкурсның шартлары турында фикер алыштылар. Шулай ук төрле мастер-класслар, күренекле язучылар белән очрашулар узды. «Татар китабы – 2026» конкурсы кысасында мондый чаралар алга таба да дәвам итәчәк.
«Татар китабы – 2026» конкурсының нигезләмәсе белән http://tatkniga.ru сылтамасы буенча Татарстан китап нәшрияты сайтында танышырга мөмкин. Нәтиҗәләр 2027 елның 21 февралендә «Халыкара туган телләр көне»ндә ясалачак. Бәйгенең бүләкләү фонды: җиңүчеләргә акчалата премия күләме һәр номинациядә – 50 000 сум, «Ел китабы» номинациясендә – 100 000 сум.
Конкурс «Яңа исем» (ел дебюты), «Иң яхшы әдәби әсәр кергән китап», «Иң яхшы нон-фикшн китап», «Иң яхшы балалар китабы», «АЛГА буыны» (яшүсмерләр өчен китап), «Елның иң күп сатыла торган китабы», «Аrt-китап» (автор бизәлешендәге уникаль басма), «Татарстан халыклары китабы» (Татарстанда яшәүче халыклар телләрендәге басмалар), «Ел китабы» (мөһим иҗтимагый вакыйга булган китап) номинацияләре буенча үткәрелә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез