Газетага язылу

Бот белән сөйләшүне тиз тотып, ничек элемтәгә тизрәк керергә?

Хәзер кайсы гына оешмага шалтыратма, иң элек робот сәламли. Ниндидер ашыгыч проблеманы хәл итәсе бар, ә ул «Мин сезгә ничек ярдәм итә алам?», «Проблемагыз нидән гыйбарәт?» кебегрәк сүзләр белән үзенекен такылдый.

Бот белән сөйләшүне тиз тотып, ничек элемтәгә тизрәк керергә?
Фото: ru.pinterest.com

Соравыңны әйтсәң, әллә кайларга «кереп китеп», ачуыңны гына чыгара. Мондый вакытларда бот белән сөйләшүне тиз генә туктатып, ничек итеп чын кеше белән элемтәгә керергә? Әлеге сорауга IT белгеч Рөстәм Ситдыйков җавап бирде.

 

– Әлбәттә, бот компанияләрнең кешегә начарлык эшләү, аңа комачаулау өчен уйлап табылган әйбере түгел. Белгечләр игътибарларын юк-барга җәлеп итмәс өчен, еш кабатланган гади сорауларга җавап бирүгә көйләнгән программа ул. Сөйләмдәге билгеле бер сүзләрне генә тотып алуга сәләтле ясалма фәһем «нәрсәдер ватылды, нишләргә» дип, җәелеп китеп сөйләгәнне аңламый. Әмма трубканы тиз генә операторга бирдерү серләре бар.

 

Әмер. Роботка килеп эләккәндә, сүзне бик кыска тотып, «оператор», «специалист», «консультант», «соедините с человеком» дип бик ачык итеп әмер бирергә кирәк. Кызып китеп, башка сүзләр кыстырмыйча гына. Тыңламаса, тагын кабатларга. Яки шул ук сүзне чатка язып җибәрергә.

 

Куркыту. Ботны «жалоба», «претензия», «расторжение договора», «хочу закрыть счет» дигәнрәк сүзләр дә тиз генә операторга тоташтырырга мәҗбүр итә. Теләсә кайсы компания үзенең клиентын, социаль челтәрләрдә абруен югалтудан курка. Шуңа күрә бот «расторжение» сүзен ишетүгә, трубканы белгечкә бирү ягын карый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре