Ә бит үзенең хәдис-шәрифләрендә пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ут утынны яндырган кебек, көнчелек изге гамәлләрне юкка чыгара», – дигән. Моны аңлыйбызмы? Булганына шөкер итеп яши белү сәләтен ник юкка чыгардык? Көнләшүне бетереп буламы? Бу хакта Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахманов белән сөйләштек.
– Раил хәзрәт, нигә бүген кешеләр шөкер итә белми?
– Кызганыч, үзебездә булган байлыкны күрә белмибез. Кеше күп зарлана, чагыштыра, күршемнеке яхшы, ди, тик үзенекен күрми. Аллаһыга шөкер, бик яхшы тормышта яшибез. Нинди генә вазгыять булмасын, тормышыбыз мул: ашарга – ризыгыбыз, эчәргә – суыбыз, яшәргә йортыбыз бар. 30–40 ел элек булган тормыш белән чагыштырсак, шәп яшибез бит! Бер мәҗлестә утырганда, 86 яшьлек бабай: «Кара инде мондагы ризыкны! Күр инде нигъмәтләрне!» – дигәч, «Мондый тормыш көтәр дип уйлаганыгыз булдымы?» – дип сорадым. «Юк, әлбәттә. Мондый тормышны бар дип тә белмәгән буын без. Бер телем ипигә шатланып яшәгән инде без», – дип җавап бирде. Әле әби-бабаларыбызның да нинди авыр тормыш кичергәнен онытып җибәрәбез шул. Моның төп сәбәбе – көнчелек. Үз тормышыбызны башкаларныкы белән чагыштырырга яратабыз. Күпләр ял иткәнен дә, фатирын да, машинасын да социаль челтәрләргә урнаштыра. Кеше күреп чагыштыра, үзен мескен итеп хис итә, аның күңелендә канәгатьсезлек хисе туа. «Мин алай яши алмыйм», – дип уйлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үзеңнән өстәгеләргә карап, аларның малына кызыкма, иң ярлы кеше булырсың. Аска карап, гыйбрәт ал, иң бай кеше булырсың, чөнки өстәгеләрне беркайчан да куып җитә алмыйсың», – дип әйткән. Астыңдагы меңләгән кешенең ярлырак икәнлеген күрсәң, Аллаһыга шөкер, диярсең. Тормышыбыздан риза булырга өйрәнергә кирәк. Әлбәттә, бу авыр, ләкин җәннәткә юллар авыр.
– Ислам динендә көнчелек сыйфаты нинди урын били?
– Көнләшү – тыелган гамәл. Ул олы гөнаһлардан санала. Бу сыйфат Аллаһыдан ерагайган, имансыз, икейөзле мөселманнарга хас. Моның шулай булуын Коръән аятьләре һәм Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) хәдисләре раслый. Аллаһы Тәгалә: «Әллә алар Аллаһының Үз юмартлыгыннан биргән бүләге өчен кешеләрдән көнләшәләрме? Без бит инде Ибраһимга китап һәм хикмәт бирдек. Шулай ук Без аңа олуг патшалык та бирдек», – дигән. Чынбарлыкта, көнчелек ул – Аллаһыга карата дошманлык хисе саклау, чөнки көнче кеше Аллаһының колына нигъмәт бирүен яратмый. Аллаһы бит ул нигъмәтне үзе бирә, ә көнче кеше аның юкка чыгуын тели. Шул сәбәпле ул Аллаһының тәкъдиренә каршы чыга. Менә шуңа күрә иблис тә Аллаһының дошманына әверелгән, чөнки аның Аллаһыга буйсынмавына бары тик тәкәбберлек һәм көнчелек сәбәпче булган. Җир йөзендә иң беренче кылынган гөнаһның да төп сәбәбе – көнчелек.
– Бу дөньяда бары тик ике генә кешедән көнләшергә ярый, диләр. Кемнәр соң алар?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә болай дигән: «Өч нәрсәдән бер кеше дә котылмаячак: көнчелек, кеше турында начар уйлау һәм кошларга карап юрау. Мин сезгә аннан чыгу юлын аңлатачакмын. Әгәр дә көнләшсәң, күрә алмау хисе саклама, әгәр дә кеше турында начар уйласаң, аның нигезендә бернәрсә дә эшләмә, әгәр дә кошларның очканын күрсәң, юлыңны дәвам ит». Әмма көнләшергә мөмкин, хәтта кирәк булган төркемнәр дә бар. Аларны ак көнчелек төркеменә кертеп карау хәерле. «Ике кешедән кала бернидән дә көнләшергә ярамый: беренчесе – Аллаһы байлык биреп, аны хаклыкта сарыф итәргә билгеләгән кеше. Икенчесе – Аллаһы хикмәт биреп, шуның нигезендә хөкем итүче һәм аны башкаларга өйрәтүче кеше».
– Туганнар арасында көнләшү күренеше дә киң таралды. Бу нәрсәгә бәйле икән соң?
– Кызганыч хәл. «Хәзрәт, абыем белән мөнәсәбәтләребез начар, апаем белән аралашмыйбыз, дога кылыгыз әле», – дип килүчеләр шактый. Төп сәбәп – калеб һәм күңел чирләрендә. Бүген күңелебез фәкыйрь. Акчага табына-табына, күңелебез кителде. Элек кеше фәкыйрь булса да, аларның туганлык җепләре көчле иде, кешенең күңеле бай иде. Бүген кулыбызда акча бар, әмма калебебез фәкыйрь. Күпләр: «Ни өчен Аллаһы Тәгалә миңа аз биргән, туганыма күп биргән?» – диләр. Аллаһы һәрберебезнең дә эчке халәтен, уй-фикерләрен белә һәм шуңа карап бирә. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Кайбер адәм балаларына байлык хас. Әгәр малларын киметсәм, иманнарына зәгыйфьлек килер. Кайберләргә ярлылык хас. Әгәр байлык бирсәм, иманнарына зәгыйфьлек килер», – дигән. Ул кешесенә карата үлчәп биргән, күңелебездән ачуланып, кешеләргә көнләшеп йөрүебез Аллаһының тәкъдиренә иман китермәүдән. Бүген без туганнар белән бик сирәк күрешәбез, аралашабыз. Шуңа да аларның һәр малына сөенмибез, ә чит кешенекен күргәндәй көнләшәбез.
– Көнләшү хисеннән котылырга мөмкинме?
– Кеше үзендә булганын күрә, белә башласа, көнләшми башлаячак. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үзенә теләгәнне кардәшенә тели башламыйча, берегез дә тулы иманлы булмас», – дигән. Бүген, кызганычка, кешедә булганга шатланмыйбыз, ә көенәбез. Башкалар өчен шатлана башласак, көнчелек юкка чыгар иде. Шулай ук, алда әйткәнемчә, үзеңнән түбәнрәкләргә карау да көнләшү хисен киметер. Авыру, йөри алмаган, ишетү һәм күрү бәхетеннән мәхрүм булганнар янына барыгыз. Аларның берсенең дә зарланганын, йә булмаса, башканың кесәсенә кызыкканын күрмәссез. Алар һәрчак: «Аллаһыга мең шөкер, булганына шөкер», – диярләр. Безгә, сау-сәламәт адәм баласына, әнә шулай шөкер кылырга һәм кешенекенә кызыкмаска өйрәнергә кирәк.
Риваятьләр
Бер сахабәдән: «Син кешеләрдән көнләшәсеңме?» – дип сораганнар. «Нишләп мин кешеләрдән көнләшим? Берәүнең байлыгы күп, ул рәхәт яши, – дип көнләшер идем, бәлки бу байлык – аны җәһәннәмгә алып бара торган, тәмугка алып керә торган байлыктыр. Шушы кешегә тәкъдирләнгән тәмуг өчен мин аннан көнләшимме? Йә булмаса, берәүнең гамәлләре аны җәннәткә алып бара торган булса, Аллаһы Тәгаләнең бу кешегә биргән нигъмәтеннән күпсенимме?» – дигән.
Йосыф пәйгамбәрне дә абыйлары көнләшү аркасында үтерергә теләгәннәр һәм, ахыр чиктә, коега салганнар. Йосыф һәм аның туганнарында алар турында сораучы кешеләр өчен Аллаһының кодрәтен күрсәтә торган билгеләр бар. Йосыфның абыйлары аны һәм аның туганы Биньяминне әтиләре күбрәк ярата дип саный. Йосыфны үтергән яки бер ерак җиргә алып барып ташлаган очракта, әти бары тик безне генә яратачак, дип уйлый алар. Шулчак аны коега алып барып ташлаганнар.
Көннәрдән бер көнне пәйгамбәребездән (с.г.в.): «Нинди кеше иң хәерле булыр?» – дип сораганнар. «Иң хәерле кешеләр шулар булыр: кемнең калебе мәхмүм һәм теле төзек», – дип җавап биргән. «Әй, Рәсүлүллаһ, теле төзек дигәнне аңлыйбыз. «Калебе мәхмүм» дигән сүз нәрсәне аңлата?» Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип җавап биргән: «Бу кешенең калебе чиста. Анда гөнаһ, азгынлык, зарар һәм көнчелек юк».
Хәдисләрдән
«Мөэмминнең йөрәгендә иман белән көнчелек бергә була алмаслар» (Сахих Ибн Хиббән).
«Кешеләр гел хәерлектә булырлар, әгәр дә бер-берсенә көнчелек кылмасалар (Табарани).
Шәп әйткән
Мәшһүр галим имам Газали: «Бел, көнчелек – йөрәк чирләренең иң авыры ул. Бу йөрәк чире фәкать гыйлем белән генә дәвалана. Гыйлем ул – көнчелекнең зарары фәкать сиңа гына кайта икәнен аңлавың. Көнчеләнгән кешеңә синең көнчелегеңнән бер зарар да килми. Үзеңнең дошманың булма, шайтанның ярдәмчесе дә булма», – дигән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез