– Гомердә дә шулай булыр димәгән идек. Тормышыбызның асты өскә килде, – ди Казанда яшәүче Гүзәл Мөбарәкшинаның әнисе Рәзинә. – Бу хәбәрне быел март аенда ишеттек. Шуннан соң йокыбыз качты. Казан табиблары операция ясап булмавын әйтте. Соңга калгансыз, диделәр. Шулай да химия һәм нурланыш бирделәр. Әмма кызым аларны бик авыр кичерде. Шуннан соң табиблар бөтенләй өмет калдырмады. Суга батканда саламга булса да тотынган кебек, чит ил клиникаларына язып карадык. Берсендә кызымны дәваларга ризалык бирделәр.
Гүзәлнең авыруын белгәч, ярдәм итүчеләр аз булмый. Әмма чит илдә дәвалану арзан түгел, җыелган акча 20 көн эчендә бетә дә китә икән.
– Кызымда метастазлар да башланган. Чир бавырына һәм башына, сөякләренә дә күчәргә өлгергән. Шөкер, табиблар башындагы һәм бавырындагы яман күзәнәкләрне дәвалый алды. Хәзер менә күкрәк белән бергә сөякләрдәгеләрен бетерергә кирәк, – ди Рәзинә.
Гүзәл укытучы булып эшли. Үз эшен бик ярата. Укучылары белән мәш килеп, хәлен җиңеләйтергә тырыша. Дәваланып кайтуның икенче көнендә үк укучылары янына ашыга.
– Соңгы вакытта хәле юклыктан зарлана. Кан анализлары күрсәткечләре дә түбәнәеп киткән әле. Шушы көннәрдә янәдән дәваланырга барасы иде. Әлегә китми торды. Баштарак кызым белән мин дә бардым, сеңлесе дә, дус кызлары да. Хәзер күбрәк үзе генә дә йөреп кайта. Акча да кирәк бит. Шуңа күрә эшне ташлап булмый, – ди Рәзинә. – Мәкерле авыру белән көрәшү җиңел булмаганын да аңлый. Күңелендә ниләр икәнне белеп тә булмый. Ничек тә ярдәм итәсем килә. Баламны уйламаган минутым юк. 20 көн саен 600 мең сум акча кирәк. Ул көннәр уза да китә. Әле дә райондашларым, мәрхәмәтле кешеләр ярдәм итә. Белмим, алар булышмаса, нишләгән булыр идек? Чирне җиңәргә безгә бик күп акча кирәк. Шуңа да изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорыйм. Кызымның гомерен сакларга булышсагыз иде!
Гүзәл Мөбарәкшинага ярдәм итәргә теләүчеләр аның исемендәге Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 89172469086 номерына беркетелгән. Әнисе Рәзинә Мөбарәкшинаның Саклык банкы картасы 89172521095 номерына беркетелгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез