Газетага язылу

Мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина: «Җиленен тартасың икән, авызына да сал»

Мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина белән хәзерге вакытта хуҗалыкларда еш очрый торган авырулар турында сөйләштек.

Мал табибы Тәнзилә Гыйбадуллина: «Җиленен тартасың икән, авызына да сал»

– Хәзер хуҗалыкларда йогышлы авырулар юк, чөнки аларга каршы профилактика чаралары бик көчле алып барыла. Тиешле прививкаларны ясап торалар. Ә гомумән алганда, шәхси хуҗалыклардагы малларда иң еш очрый торган авыру – мастит (җилен ялкынсынуы). Аның сәбәпләре күп төрле: бәрелү, сөзелү, салкын тию. Әлеге авыру еш кабатлана, чөнки тиешенчә дәвалап бетермиләр. Шул сәбәпле тернәкләнүе дә озакка бара, ешрак та килеп чыга. Сөт анализларында күренә дип, антибиотиклар белән дәваламыйлар. Ә маститны мазь сөртеп кенә дәвалап булмый, ул бары тик ярдәм итә торган өстәмә чара гына була ала. Икенче урында тояк, буын авырулары тора. Мондый сыерлар аксый башлый, сөтләре кими. Болардан тыш, көтүгә чыгып, яшел үлән, печән ашый башлагач, эчләре китеп, кабарып җәфалана. Бу – шулай ук малның хәлен бик ала торган, уңайсызлык тудыра торган күренеш. Шуңа күрә мин, мал асраган бөтен хуҗалыкта да беренче ярдәм күрсәтер өчен кирәкле дарулар кул астында булырга тиеш, дип саныйм. Хуҗаларның йөрәгенә бик тигән тагын бер күренеш – бозаулаган сыерның аяктан калуы, тора алмыйча ятуы. Элек мондый хәл бик сирәк була торган иде. Хәзер сыер күп сөт бирүчән, ә андый мал тәрбияне дә яхшы сорый, ләкин шәхси хуҗалыклар боларның барысын да эшләп бара алмый. Сыерның организмы түзә-түзә дә, бозаулагач, хәле китеп, аяктан егыла. Бу вакытта мал табибы гына ярдәм итә ала. Соңгы елларда мондый хәл сарык белән кәҗәләрдә дә күренә, чөнки һава шартларына бәйле рәвештә, бу елларда без әзерләгән печәннәрнең сыйфаты бик яхшы булмады. Шуңа күрә печән, фураж белән генә булмый, малларга витаминнар, өстәмәләр дә бирергә кирәк. Монысын күпчелек кеше белеп тә бетерми хәтта. Авыл тормышы – бик зур хезмәт сорый торган урын инде, мал асраган кешегә бигрәк тә нык тырышырга туры килә.

Боларга җәйге чорда чебен-черкие дә өстәлә.

– Әйе, иң нык җәфалаганы – чебен-черки, кигәвен, һәм шөпшә. Елан күп җирдә терлекләрне чаккан очраклар да булгалый. Шуңа күрә мин бөҗәкләргә каршы препаратлар кулланырга киңәш итәм. Аларның көндәлек куллана торганнары да, бер тапкыр сибеп, 18–24 көн саклый торганнары да бар. Кыскасы, сайлап алу мөмкинлеге зур. Бәяләре дә артык кыйммәт түгел. Алар сөт анализларына да чыкмый. Саклану чараларына килгәндә, җиленнәренә сөртелә торган мазьлар да куркыныч түгел.

Халык сыерлар кысыр калудан да зарлана, моның сәбәпләрен нидә күрәсез?

– Чыннан да, бүген бу – авылларда иң нык борчыган проблема. Сыерлар үгез сорамый, капланмый. Моның өчен аның сәламәтлеген тиешенчә кайгыртырга кирәк. Минем гел әйтә торган сүзем: бер кулың белән сыерның җиленен тартасың икән, икенчесе белән авызына да каптырырга кирәк. 40–50 шәр литр сөт бирә торган сыерлар бар. Мул сөтне эшкәртер өчен генә дә сыер организмында никадәрле эш башкарыла, ул бер заводны хәтерләтә. Шуңа күрә кирәкле матдәләр җитмәгәнлектән, организмның эшчәнлеге бозыла. Моннан тыш, чүп салмау, гинекологик авырулар барлыкка килү очраклары бар. Бозаулаганнан соң сыерның соңгылыгын салуга бик зур игътибар бирергә кирәк. Күп очракта тиешле дәвалану җитми. Иң мөһиме – сәламәтлеге. Сәламәт малның нәселе дә була, продукциясен дә мулдан бирә, шуңа күрә ашатуны һәм тиешенчә дәвалауны күз уңында тотарга тиешбез. Хәзер үгезләр бик сирәк җирдә генә кулланыла. Бөтен җирдә дә ясалма орлыкландыралар. Миңа калса, анысы җайлырактыр да әле. Үгезнең дә төрлесе бар бит. Усаллыгы да, авырулары да булырга мөмкин. Элеккеге маллар болай, тегеләй иде, дип сөйләүдән мәгънә юк. Алар инде юк. Булса да, хәзер бөтенләй башка шартларда тәрбияләнәләр һәм боларның барысы да нәселдәнлеккә йогынты ясый.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре