Газетага язылу
  • Фото: Ясалма фәһем

Ашау бәлагә әйләнсә

Менә җәй җитәр дә, чирләр китәр, дип хыяллансак та, бу чорда да сәламәтлекне какшатырлык сәбәпләр чыгып кына тора. Әйтик, елның башка фасыллары белән чагыштырганда, җәен агулану очраклары 40–50 процентка арта. Ризык белән агуланганда нишләргә? Беренче ярдәмне ничек күрсәтергә?

Ашау бәлагә әйләнсә

Исенә, төсенә кара

Ризык белән елның теләсә кайсы вакытында агуланырга мөмкин. Әмма җәен аянычлы очраклар күбрәк күзәтелә. Чөнки җылы көннәрдә хәтта суыткычта сакланган ризык та тиз яраксызга әйләнә. Җәен бигрәк тә җиләк-җимеш һәм ит ризыклары сатып алганда игътибарлы булу зарур. Аларның тышкы кыяфәте, исе, төсе шик тудырырлык түгелме? Өйгә кайткач, яшелчә, җиләк-җимешләрне агып торган суда бик яхшылап юарга кирәк. Кисеп сатыла торган карбыз-кавыннарга борылып та карамавың хәерле.

Билгеләре һәм ярдәм

Ризык белән агуланганда, күңел болгану күзәтелә. Бераздан кеше косарга, эче китәргә, башы авыртырга һәм температурасы күтәрелергә мөмкин. Бу билгеләр башка чир вакытында да күзәтелә. Алда санап үтелгән билгеләр булса, һич кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Агуланган кешегә ярдәмне ашказанын юдыртудан башларга кирәк. Моның өчен аңа рәттән ике стакан җылымса су эчертеп костырырга. 10 килограмм гәүдә авырлыгына бер төймә исәбеннән активлаштырылган күмер эчертергә, шулай ук клизма ясарга да мөмкин.

Агуланган вакытта организм бик күп су югалта. Шунлыктан агуланучыга суны еш эчертергә кирәк. Шулай ук газы чыгарылган минераль су, полисорб кебек сорбентлар эчерү дә файдага булачак. Хәл кергәннән соң да җиңелчәрәк туклану, ешрак су эчертү файдага булыр. Агуланган очракта майсыз шулпа, куе чәй эчеп, боткалар, сохари кебек әйберләр ашап торганда тернәкләнү тизрәк булачак.

Агулану очрагын булдырмау өчен, кулны җәен ешрак юарга тырышырга кирәк. Хәтта суны да кайнатып яки шешәдәгесен эчү хәерле. Чөнки билгесез чыганактан эчелгән су да агулануга сәбәп булырга мөмкин.

Сәбәпче ризыклар

Агулану ел фасылына гына түгел, ризыкның төренә дә бәйле.

Суши, ролл белән агуланулар җәен бик арта. Бу андагы балыкның эсседә тиз бозылуына бәйле. Суши, роллны өйгә китерткәндә, ул махсус температура режимын саклый торган сумкада да булмаса, куркыныч тагын да арта.

Эрегән һәм савытка бүлеп сатыла торган туңдырма турында табиблар гел кисәтеп тора. Ул – алтынсу стафилококк һәм бактерияләр котырып үрчи торган иң яхшы урын.

Тиешенчә сакланмаган яки өлгермәгән килеш җыелган карбыз белән дә агуланырга мөмкин. Шуңа күрә аны юл буйларыннан, сезон башланганчы һәм яки сезоны беткәннән соң алмавың хәерле.

Паразит суалчаннар белән эчәк таякчыгы бактериясенең иң яраткан урыны – яшел тәмләткечләр. Яхшылап юарга иренмәгез!

Бакча җиләге яныннан беркем дә битараф үтеп китә алмыйдыр. Ә ул пестицид һәм нитритларны губка сыман сеңдерә. Аны паразит суалчаннар, бактерияләр дә ярата.

Татлы ризыкларның эчлегендәге май җәйге челләдә бик тиз бозыла. Торт, пирожныйны суыткычта булган очракта да 36 сәгатьтән артык торганнан соң ашамавың хәерле.

Шашлыксыз нинди җәй инде ул?! Аның сатып алынганы бик хәтәр. Чөнки бозыла башлаган иткә тәмләткечләр салып, аны яңартырга мөмкиннәр. Шуңа шашлыкны өйдә үзең әзерләүдән дә яхшысы юк. Шаурма, люля-кебаб кебек ризыклар сатып алганда да сак һәм игътибарлы булу кирәк. Чөнки пешеп бетмәгән ит зур бәлагә әверелергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре