– Әнием – минем беренче укытучым да бит. Аңа, онытылып китеп, «апа» дип әйткән чаклар да булды. Аның, шулай ук башка мөгаллимнәрнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен һәйкәл ачтык. Укытучының кадерен белү, дәрәҗәсен күтәрү үзебездән башлана, – ди Александра Сизованың бу эшләрдә башлап йөргән төпчек улы, «Тамыр» хуҗалыгының элеккеге рәисе Ильяс абый Мирзаянов.
Аның әйтүенчә, әнисенең балачак, яшьлек еллары рәхәттә үтмәгән. Сугыш елларында башкача була да алмый. Авыл кешесе үгез җигеп, җирен сөргән, уфалла арбасын тартып, печәнен ташыган. 14 яшьлек чагында әнисе әтисез дә калган. Иң олы бала булгач, тормышның авырлыгы аның җилкәсенә төшә. Ике сеңлесен карарга, шул ук вакытта әбисенә дә булышырга вакыт тапкан.
Сүзгә үзе дә мәктәптә гомер буе математика укыткан кызы Илгизә апа кушылып, әнисенең ничек белем алуы турында сөйләде.
– Әниебез Минзәлә педучилищесын тәмамлаган. Сугыш беткән көнне кулына диплом алган. Икеләтә шатлык кичергән әни. Танылган шагыйрә Гөлшат Зәйнашева белән бер төркемдә белем алган. Муса Җәлилне дә күргән. Педучилищега хәрбиләр мәктәбен дә күчергәч, шунда политруклыкка укыган ул. Студентлар буш биналарда укыган. Кичке якта мәктәпләр бушагач, әдәбият дәресенә китапханәгә җыелганнар, музыка дәресләре театр бинасында үткән, – ди Илгизә апа, әнисе сөйләгәннәрне искә төшереп.
Хезмәт юлын Минзәлә районындагы Иске Мәлкән авылында башлангыч сыйныф укытучысы булып башлый Александра. Аннан Уразмәт балаларын укырга, язарга өйрәтә. Физика-математика курсларын тәмамлагач, Югары Яхшый мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Аннан белем бирүен Түбән Яхшый мәктәбендә дәвам итә. Бригадир егет Мирзаһитка кияүгә чыгып, өч бала тәрбияли. Мөдир итеп билгеләгәч, яшь укытучыга хуҗалык мәсьәләләрен дә кайгыртырга туры килә. Ир-ат эше дип тормый: утынын кайтарта, ярдыра. Ире ярдәме белән яңа мәктәп бинасы да төзетә. Авылда аны Сания дип йөрткәннәр.
– Әти-әни үгет-нәсыйхәтләр биреп үстермәде. Моңа вакытлары да булмагандыр. Гел мәктәптә, пропаганда эшендә иделәр бит. Безгә алардан үрнәк алу да җитте. Шөкер, ак белән караны бутамадык. Әни таләпчән иде, өй эшен эшләмичә мәктәпкә барырга ярамады. Әмма Ильяс бервакыт әлеге кагыйдәне бозган бит. Шигырен ятламыйча килгән өчен әни почмакка бастырып куйган. Шул арада Ильяс, хатасын төзәтеп, ялт итеп сөйләп тә биргән. Бу инде аңа гомерлек сабак булган, – ди Илгизә апа. – Укытучы баласы дигән аеру юк иде, бар укучысын да тигез күрде. Мин үзем дә шундый булдым. Дәрес биргәндә дә, әнине күздә тотып укыттым. Таләпчән булсам да, юк-барга кисәтү ясамадым.
Бу нәселдә укытучылар шактый. Сания апаның киленнәре дә үзенә охшап килгән. Алар да язмышларын мәктәпкә бәйләгән.
– Элек укытучыга хөрмәт зур булды. Аның сүзе закон иде. Олысы да, кечесе дә хөрмәт итте. Соңгы егерме елда әлеге караш үзгәрде. Әти-әни үз фикерен үзгәртмичә, балаларда укытучыга карата уңай мөнәсәбәт тудырып булмый. Өйдә укытучы турында бары яхшы сүз генә сөйләргә кирәк, – ди Илгизә апа.
Түбән Яхшыйда мәктәпнең ябылуына егерме елдан артык инде. Балалар саны кимегәч, ишекләре үзеннән-үзе ябылган. Аны сүтеп, һәйкәлне дә шул урынга төзеткәннәр икән. Йортлар саны да кими, кырыктан артык йортта туксанлап кеше яши. Авылның дилбегәсе – өлкәннәр кулында. Әмма хәтер дигәнең укытучыларны онытырга юл куймый. Мәктәп юк дип, һәйкәл чәчәкләрсез тормый. Июнь ахырында стела янында Сания апаның рухына дога кылып, аны искә алырга җыеналар.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез