Илһам Шакиров исемендәге премия лауреатлары билгеле булды

Бүген, 15 февральдә, ТАССРның һәм РСФСРның атказанган, ТАССРның һәм РСФСРның халык артисты  Илһам Шакировның туган көне.

Җырчының иҗади юлын дәвам итү һәм милли вокаль традицияләрне саклап калу уңаеннан 2020 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе гамәлгә куелды.

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясен бирү комиссиясе карары нигезендә премия ияләре билгеле булды:

• Хатын-кызлар арасында «Вокал» номинациясе буенча – Татарстанның халык артисты Сөләйманова Флюра Зиятдин кызы;

• Ир-атлар арасында «Вокал» номинациясе буенча – Татарстанның халык артисты Сәлахов Фирдинант Абдулла улы;

• Үзешчән сәнгать артистлары арасында «Халык җырлавы» номинациясе буенча Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гыйләҗев Фәүдәт Әхмәтзий улы һәм Татарстанның халык артисты Хисмәтов Әсхәт Әсәдулла улы.

Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясен тапшыру тантанасы 25 мартта, Мәдәният хезмәткәре көнендә булачак.

2020 елда  хатын-кызлар арасында  Вокал» номинациясендә  – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Резеда Галимова; ир-атлар арасында «Вокал» номинациясендә  – Татарстанның атказанган артисты Филюс Каһиров; үзешчән сәнгать артистлары арасында  «Халык җырлавы» номинациясендә Флёр Шакиров – Илһам Шакировның туганнан туган энесе республика премиясенең беренче лауреатлары булган иде.


Фикер өстәү