Татарстан Республикасы мәдәният министры һәм Татар дәүләт филармониясе Флера Сөләйманова вафат булу сәбәпле, якыннарының кайгысын уртаклашты

Бүген Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова вафат булды. Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов җырчының якыннарының кайгысын уртаклашты.

«Татар музыка сәнгате зур югалту кичерде – озак авырудан соң 2023 елның 14  сентябрендә 85 нче яшендә легендар җырчыбыз, үзенең бөтен иҗат эшчәнлеген, барлык талантын татар эстрадасын үстерүгә багышлаган күренекле җырчы, Татарстанның халык артисты Сөләйманова (Асеева) Флюра Зыятдин кызы арабыздан мәңгелеккә китте.

Сөләйманова Флюра Зыятдин кызы 1939 елның 10 мартында Татарстанның Кама Тамагы районы Иске Барыш авылында туа. Кечкенәдән ятим калган кыз яшьтәшләре арасында моңлы, сагышлы булуы белән аерылып тора. Тугызынчы классны  тәмамалаганнан соң, 1955 елда  Казанга килеп, киез итек комбинатына штамповкалаучы булып эшкә урнаша. Шул ук вакытта 18 нче татар яшьләре кичке мәктәбендә укуын дәвам итә, М. Горький исемендәге мәдәният йорты каршындагы хорга да йөри. Бу хорның җитәкчесе күренекле композитор Сара Садыйкова аңа җырчы булыр өчен кирәкле күнекмәләр бирә.

Флюра Сөләйманова җырчыларның Бөтенсоюз аттестациясендә катнашып, «СССРның эстрада сәхнәләрендә чыгыш ясау хокукы бирелә» дигән таныклык ала һәм 1960 елда Казахстанның Актүбә дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасына эшкә китә. Тиз арада талантлы кыз популяр җырчыга әверелә һәм “Казахконцерт” оешмасы  аны Алма-Ата филармониясенә эшкә чакыра. Монда да ул бик күп концертлар бирә, күңел түреннән чыккан тирән моңы, кабатланмас затлы тавышы белән халык мәхәббәтен казана. 1962 елда Ульяновск филармониясенә кайтып урнаша, Усман Әлмиев җитәкчелегендәге татар артистлары бригадасында эшли. Ә 1966 елда ул  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә җырчы итеп кабул ителә. Ул монда композиторлар, шагыйрьләр белән бергәләп яңа әсәрләр тудыруда катнаша, халык көйләреннән матур репертуар төзи.Үзенең концерт бригадасын оештыра, сәнгать дөньясында көннән-көн таныла бара.

Ләкин берара ул сәхнәдән китеп, Казан радиокомитетында да эшләп ала. Һәм күп җырларын радио фондына шул чорда яздыра. Флюра Сөләйманованың радиодан башкарган җырлары халык арасында тагын да тизрәк таныла, тарала. Татарстан радиосында аның шул елларда башкарган илледән артык язмасы бар. 1971 елда аны янәдән филармониягә чакырып алалар һәм ул биредә егерме елдан артык эшли.  Флюра Сөләйманованың иҗат хәзинәсендә «Гөлшаһидә» (Г. Әпсәләмов сүз., Җ. Фәйзи көе), «Әниемә» (Г. Каербеков сүз., Ш. Калдаяков көе),  «Мәк чәчәге» (А. Абдуллин сүз.,М. Макаров көе), «Истә, һаман да истә» (Л. Айтуганов сүз., И. Шакиров көе), «Кыр казлары артынан» (И. Юзеев сүз., М. Имашев көе), «Тамчылар тамар чаклар» (Ш.Галиев сүз., Фасил Әхмәтов көе), «Йөрәк сере» (И. Ганиева сүз., С. Садыйкова көе), «Гүзәлия» җыры (С. Сөләйманова сүз., М. Имашев көе), «Алтын-көмеш» (М. Миншин сүз. халык көе), «Оренбур шәле», «Сибелә чәчем», «Хатирәм» (татар халык җыры) һәм тагын дистәләрчә моңлы, матур җырлар бар.

Халкыбызның яраткан җырчысы лаеклы ялга китсә дә, җырлавын дәвам итте. Соңгы елларда ул филармония сәхнә ветераннарының «Илһамият» клубы эшендә актив катнашты, ретро-концертларда, иҗат әһелләре юбилейларында чыгыш ясады. 2016 елның 30 сентябрендә филармония бакчасында җырчы Флюра Сөләйманова истәлегенә исемле чыршы утыртылды.

Татар музыка сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше һәм югары башкару осталыгы өчен Ф.З. Сөләймановага Татарстанның атказанган артисты (1983), Татарстанның халык артисты (2006) дигән мактаулы исемнәр бирелде, «Казанның  1000 еллыгы истәлегенә» (2005 ел) «Фидакарь хезмәт өчен» (2019 ел) медальләре белән бүләкләнде. 2023 елда Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясе лауреаты булды. Аның исеме Казанның Мактау китабына кертелгән.

Кабатланмас тавышлы җырчыбыз, татар эстрадасы легендасы Флюра Зыятдин кызы Сөләйманова үзенең иҗаты, тормышы белән татар халкы, яраткан тамашачылары күңелендә тирән эз калдырды. Үзе китсә дә, аның якты истәлеге, үлмәс җырлары безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр», — диелгән Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, сәнгать җитәкчесе Айдар Фәйзрахманов исеменнән юлланган кайгынамәдә.


Фикер өстәү