Рөстәм Миңнеханов Казанның Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган зона булдыруны йөкләде

Хөкүмәт органнарына мондый бурычны Дәүләт Советына еллык юлламасы вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләде.

– Тарихи хәтерне саклап калу – изге бурыч, – диде Рәис. – Казан мэриясенә Җиңү паркында махсус хәрби операциягә багышланган мемориаль зона булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләү эшен йөклим. Быел гына республикада Советлар Союзы һәм Россия Федерациясенең 22 Героена, шул исәптән махсус операциядә катнашучыларга һәйкәлләр, бюстлар һәм мемориаль такталар урнаштырылды. Бу эш дәвам итәчәк.

Сүз уңаеннан, 2025 елда Россиядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын зурлап бәйрәм ителәчәк. Рөстәм Миңнеханов республика Хөкүмәтен, шулай ук республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләрен әлеге тантаналы чарага хәзердән үк әзерләнә башларга чакырды.


Фикер өстәү