Фәрит Мөхәммәтшин: «Геройлар истәлеге буыннарны берләштерә»

Республикада Ватан Геройлары көненә багышланган бәйрәм чаралары узды. Казанның Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына чәчәкләр салу булды. Ратушада Геройларны хөрмәтләү йөзеннән тантаналы чара уздырдылар. Советлар Союзы, Россия, Социалистик Хезмәт Геройларын, Дан орденының тулы кавалерларын, шулай ук аларның якыннары һәм туганнарын Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү Җиңү паркында Мәңгелек ут янына чәчәкләр китерүдән башланды. Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән чәчәкләр салды, ветераннар, Геройлар һәм аларның туганнары белән аралашты.

– Һәлак булган һәм үлгән 235 Герой исеме республикабыз тарихында алтын хәрефләр белән уеп язылган, – дип билгеләп үтте парламент башлыгы. – Безнең бурыч –аларның исемнәрен саклау, хөрмәтләү, батырлыклары турында истәлекне буыннан-буынга тапшыру, бүген исән-имин яшәүче Геройларны һәм аларның гаиләләрен кайгырту.

Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән тантанада катнашучыларны сәламләп, Татарстанда яшәүчеләрнең хаклы рәвештә үз Геройлары белән горурлануларын билгеләп үтте.

– Хәзерге вакытта Татарстанда 20 Герой яши, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Аларны хөрмәтләгәндә, арабыздан киткәннәрне сагыш белән искә алабыз. Сугыш кырында, окопларда һәлак булганнар алдында түбәнчелек белән баш иябез. Геройларның истәлеге төрле буыннар һәм төрле милләтләрне берләштерә, ә инде бөек Ватаныбызга лаеклы булу омтылышы яңа каһарманнар тудыра.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республикада киләсе елда да Герой якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар дәвам иттереләчәк. Советлар Союзы Герое Михаил Девятаевка, Россия Герое Игорь Груднов, фронтовик-шагыйрь Фатыйх Кәримгә – һәйкәл, шулай ук Советлар Союзы Геройлары Петр Гавриловка, Мәгубә Сыртланова, Борис Кузнецов, Россия Герое Рәфәгать Хәбибуллинга бюст куелачак.

Тантаналы чара азагында Фәрит Мөхәммәтшин Россия Герое Газинур Хәйруллин һәм Социалистик Хезмәт Герое Николай Фроловка – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медальләрен, Социалистик Хезмәт Герое Радик Җәләевкә «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медален тапшырды.


Фикер өстәү