Бүген Казанда Бөтенроссия яшьләр гражданлык форумы башланды. Чарада Татарстан, Мурманск, Воронеж һәм Ульян өлкәләреннән 16 яшьтән 35 яшькә кадәр булган 250 кеше катнашачак.
Форум кысаларында IT-паркта пленар утырыш булды. Чарада Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.
– Яшьләр коррупцияне җиңеп булуына ышанырга тиеш. Шуңа да аларны әлеге күренешкә каршы көрәшкә җәлеп итәргә кирәк. Ә алар әлегә ышанмый. Мисал өчен, бүген мин социаль челтәрләремә язылучыларымны Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне белән котладым. Арада берәү, коррупцияне җиңеп булмый, дип белдерде. Менә мондый фикерләрне үзгәртәсе, ә иң мөһиме – киресен исбатлыйсы иде”, – дип сөйләде ул.