Терелгәч тә онытылмый: чәч коелу, төшенкелек, елыйсы килү

Диспансеризация мәсьәләсенә әлегә кадәр җитди карамаган кешеләр дә коронавируслы чорда моңа аерым игътибар бирер, мөгаен. Чирдән соң сәламәтлекне кайгырту тернәкләнү чылбырында мөһим урынны алып тора. COVID-19 инфекциясеннән соң тирәнтен диспансеризациянең әһәмияте турында белгечләр аңлатты.

Чәч коелу, төшенкелек, елыйсы килү. Әле бу – коронавирустан соң кала торган «күчтәнәч»ләрнең бер өлеше генә. Казанның 7 нче шәһәр сырхауханәсе баш табибы Ольга Богданова сүзләренчә, чирләп терелгән кешеләр күп очракта менә шуннан зарлана.

– 2020 ел азагында элегрәк күзәтелмәгән мөрәҗәгатьләр белән килүче сырхаулар очрый башлады. 30 проценты чәч коелудан зарланды. Төрле психик тайпылышлар, барыннан да бигрәк төшенкелек өстенлек итә, кеше үзен ялгыз дип саный, даими рәвештә елыйсы килә. Моннан тыш буыннар сызлавыннан да зарландылар, – дип сөйләде белгеч. Араларында иң куркынычы – йөрәк һәм кан тамырларына бәйле үзгәрешләр икән.

Баш табиб сүзләренчә, коронавирус белән авырып алган өлкән яшьтәге кешеләрнең инфаркт һәм инсультка дучар булуы да ихтимал. Аныңча, коронавирус кичергән күпләр менә шушы сәбәпләр аркасында үләргә дә мөмкин. Моны кисәтү өчен тирәнтен диспансеризация кирәк тә.

Диспансеризацияне кемнәр узарга тиеш соң? Бу, иң элек, коронавирус кичерүчеләр һәм төрле чирләре булган кешеләр. Баш табиб әйтүенчә, диспансеризация вакытында кайбер терапевтлар сырхауларны психиатрга да җибәрергә мөмкин. «Менталь сәламәтлек турында да онытмау мөһим», – ди Ольга Богданова.

Марина Патяшина, Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы:

– Татарстанда коронавируска каршы күмәк иммунитет күрсәткече 72 процентка җитте. 80 процентка да күп калмады. Моның өчен тагын 300 меңләп татарстанлы вакцина ясатырга тиеш. 9 декабрьгә караган мәгълүмат буенча, Татарстанда 2 165 389 кеше прививка кадаткан, шуларның 1 854 987се вакцинаның икенче компонентын алган. Шулай да 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында вакцина ясату күрсәткече түбән. Коронавирустан үлүчеләрнең күп өлеше бу категориягә туры килә. Әлеге категориягә караган кешеләрнең бары тик 60 проценты гына вакцина ясаткан.


Фикер өстәү