Егылганны көтәсе түгел. Табиблар диспансеризациягә җитди карарга өнди

Гомерне саклап калучы лотерея билеты. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш онкологы Эдуард Нагуманов диспансеризацияне шулай дип атый. «Диспансеризация программасы ул лотерея кебек. Анда отып, сәламәтлегеңне генә түгел, гомереңне үк саклап калырга була», – ди ул. Әлеге профилактик чараның ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм файдалы икәнлеге турында белгечләр гел сөйләп, искәртеп тора. Әмма, шуңа да карамастан, күпләр шушы мөмкинлектән файдаланмыйча, аңа бармак аша каравын дәвам итә, дип көрсенә алар.

Уен эш түгел

Быелның гыйнвар – август аралыгында Татарстанда диспансеризация узган һәр 11 кешенең берсендә теге яки бу чир ачыкланган. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының профилактик ярдәм бүлеге башлыгы Елена Хафизова сүзләренә караганда, соңгы сигез ай эчендә шушы профилактик тикшеренүне узган кешеләрдә барлыгы 38 мең авыру ачыкланган.

– Һәр 11 кешенең берсе теге яки бу чир белән авырганлыгын беренче тапкыр шунда белгән. Диспансеризация узучыларның 7 процентында йөрәк-кан тамыры авырулары килеп чыгу ихтималы зур икәнлеге ачыкланган. Һәр 11 кешенең берсенең артык авырлыктан интегә. Бу шулай ук йөрәк-кан тамыры, яман шеш авырулары килеп чыгуга этәргеч булырга мөмкин, – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Елена Хафизова сүзләренә караганда, рәсми саннардан чәчләр үрә торса да, халык профилактик тикшеренүләргә әле дә булса бармак аша карый бирә. Шул ук диспансеризацияне вакытында уза алмавын да күпләр вакыты булмау, эштән китә алмавы белән аңлата.

– Закон буенча, эш бирүче диспансеризация узган өчен түләнә торган ял көне бирергә тиеш. 40 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләргә ул елга бер тапкыр, пенсия һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә елга ике көн, калган хезмәткәрләргә өч елга бер тапкыр бирелергә тиеш. Аннары, эшләүчеләргә уңайлы булсын өчен хәзер диспансеризацияне кичке якта яки шимбә көнне дә узып була, – ди Елена Хафизова.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми табиблык практикасы буенча штаттан тыш баш белгече Люция Хафизова диспансеризациягә бигрәк тә яшьләрнең сирәк баруына көрсенә. Ә бит, билгеле булганча, соңгы арада заманында өлкәннәр чире саналган бик күп кенә авырулар да яшәрә бара. Аларны башлангыч чорда ачыклап, вакытында чарасын күреп өлгерергә кирәк.

– Диспансеризация узмаган кеше табибка мөрәҗәгать иткәндә инде бик соң булырга мөмкин. Юкса ул кан әйләнеше, шикәр чире, сулыш юллары авыруын, яман шешне башлангыч чорда ук ачыкларга ярдәм итә. Гыйнвардан башлап атна саен халык арасында үлем-китем очракларына анализ ясыйбыз. Инфекцияле булмаган хроник авырулардан вафат булучыларның күбесе бу тикшеренүне бөтенләй узмаган. Табибка соң чиккә җиткәч – яман шешнең соңгы стадиясендә яки инфаркт, инсульт булгач кына мөрәҗәгать иткән, – ди белгеч.

Яшерү яман

Тикшеренүне уза башлап, ярты юлда калдыручылар да шактый икән. Билгеле булганча, диспансеризация узарга теләгән кеше иң элек үзе беркетелгән хастаханәгә барып терапевтка мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алга таба ул табиб кушкан анализларны тапшырып, үз яшенә билгеләнгән тикшеренүләрне уза. Тикшеренү барышында хилафлыклар табылса, кеше тар белгечләргә җибәрелә. Күпләр диспансеризациянең менә шушы икенче өлешен үтеп бетерми икән.

– Яман шеш ихтималы дигән сүзне ишетүгә кеше аеруча куркып кала. Тикшерү барышында ниндидер хилафлыклар күзәтелгән кешеләрнең 30–35 проценты алга таба тикшеренүдән баш тарта. Еш кына аларның ни өчен болай эшләвен үзебез дә аңлап бетермибез. Соңгы тапкыр тире яман шешен ачыклауга багышланган чарада онкодиспансерга тиредә пәйда булган ниндидер ят әйберләр фотосы салынган 386 хат килде. Шуларның 86сын турыдан-туры үзебезгә килеп, ахыргача тикшеренеп бетәргә чакырдык. Шуларның 49ы гына сүзебезгә колак салды. Калганнарына электрон почта аша кабат чакыру җибәрдек. Шуннан соң тагын өчесе килде. Калганнарыннан әле дә хәбәр юк, – ди Татарстанның баш онкологы.

Бүген Татарстанда элеккечә үк тире, эчәклек, сөт бизе яман шеше иң киң таралган. Диспансеризация исә барлык төр яман шешләрнең яртысын ачыкларга ярдәм итә, ди белгечләр. Аерым алганда, диспансеризация программасы кысасында каралган скрининг технологияләре ярдәмендә сөт бизләре, аналык муентыгы, мәни бизе, эчәклек яман шешен 1–2 стадиядә чакта ук ачыкларга мөмкин.

– Яман чир вакытында сызлау, авырту кебек билгеләр чир инде яхшы ук азган мәлдә генә күренә башлый. Шуңа күрә хәлне шушы хәлгә җиткермәс өчен диспансеризация кебек профилактик чараларда катнашырга, чирне башлангыч чорда ук ачыкларга кирәк. Бүген безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе – менә шушы тикшеренүләргә бармак аша караган, авыруны азындырганчы йөргән кешеләр. Андый чакта инде без дә әллә ни ярдәм итә алмыйбыз, – ди Эдуард Нагуманов.

Җентеклесе дә бар

Быел Татарстанда 245 меңгә якын кеше җентекле диспансеризация узарга тиеш. Бүген шуларның яртысы әлеге төр тикшеренүне узган инде. Билгеле булганча, узган елның 1 июленнән Россиядә җентекле диспансеризация дигән төшенчә гамәлгә керде. Ул коронавирус белән авырып терелгән кешенең сәламәтлеген тулысынча тикшерү, мәкерле чир аркасында өзлегүләрне кисәтү өчен уздырыла. Аны гадәти диспансеризация белән бутарга ярамый. Җентеклесе исә аның бер төре булып тора.

Елена Хафизова сүзләренә караганда, җентекле диспансеризацияне узу өчен коронавирус белән авырганнан соң, ким дигәндә ике ай узгач, яшәү урыны буенча теркәлгән хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны коронавирус диагнозы рәсми рәвештә расланган кешеләр һәм ПЦР-тесты уңай нәтиҗә бирмәсә дә, ковид белән авырган кешеләр уза ала.

Бу төр диспансеризация шулай ук ике этаптан тора. Беренче этапны һәркем үтәргә тиеш. Монда иң элек анкета тутырыла. Анда язылганнарга нигезләнеп, табиб кешенең ковидны ни рәвешле, нинди билгеләр белән уздыруын күзаллый ала. Алга таба сатурация күрсәткече, ягъни кандагы кислород дәрәҗәсе тикшерелә. Ул 94 проценттан да түбәнрәк булса, кешене компьютер томографиясенә озаталар.

Аннары кеше алты минут буе атлап йөрергә тиеш. Сау-сәламәт кеше шушы вакыт эчендә 550 метр араны бернинди тын кысылу, йөрәк кагуларсыз узарга тиеш. Бу тестны уза алмаган кешегә эхокардиография (ЭХО) ясала. Шул рәвешле йөрәге тикшерелә.

Җентекле диспансеризациянең беренче этабында гомуми кан анализы да тапшырырга кирәк. Ел дәвамында рентген узмаган кешегә бу тикшеренүне дә үтәргә туры киләчәк. Әгәр коронавирус белән авырган кешенең билгеле бер зарлары булса, әйтик, чәч коелудан интексә, ул чәч табибы – трихологка да күренергә тиеш булачак. Алда телгә алынган барлык анализ, тикшеренүләр нәтиҗәсенә таянып, терапевт өстәмә тикшеренү узарга кирәкме-юкмы икәнлеген ачыклаячак.

Коронавирусны авыр һәм уртача авырлыкта уздырган кешеләрнең канындагы D-димер күрсәткече тикшерелә. Ул нормадан 1,5–2 тапкыр югарырак булган очракта, кеше җентекле диспансеризациянең икенче этабын узарга тиеш. Бу очракта аяктагы кан тамырлары тикшереләчәк. Ул тромб килеп чыгуны кисәтү өчен эшләнә. Сатурация дәрәҗәсе 94 проценттан түбәнрәк булганда компьютер томографиясе белән йөрәккә УЗИ ясала.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: shutterstock.com

 


Фикер өстәү