Табиб-терапевт Светлана Бурнацкая «Лента.ру» хәбәрчесе белән әңгәмәсендә билгеләп үткәнчә, моның сәбәбе берничә булырга мөмкин. Шуларның берсе – температураның кинәт алышынуы.
«Җәен без еш кына урамда 30 градус эсседә йөргәннән соң кондиционер ярдәмендә 20 градуска кадәр суытылган бүлмәгә килеп керәбез. Салкын һава үзе генә вируслы инфекция китереп чыгара алмый анысы. Ләкин борын һәм тамакның лайласыман тышчасына тәэсир итеп, саклагыч көчен киметергә һәм вирусларның эләгүен җиңеләйтергә мөмкин», – дип аңлаткан табиб.
Салкынча суда коену, салкын эчемлек эчү дә нәкъ шундый нәтиҗәгә китерергә мөмкин.
Кондиционерга килгәндә, вакытында чистартылмаган-каралмаган очракта сәламәтлеккә зыян салу ихтималы зур була. Фильтрлары тузан, аллергеннар, микроорганизмнар белән пычрануга бәйле бу. Шулай ук сулыш юлларының лайласыман тышчасы кибү ОРВИга юл ачарга мөмкин, дип билгеләп үткән белгеч.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез