Иң аянычлысы, балалар катнашындагы һәлакәтләр саны арткан. Быел шундый алты очрак билгеле. Бу хакта бүген матбугат - конференцияцендә Горький тимер юлының баш инженеры урынбасары Евгений Ананьин сөйләде.
Аның сүзләренчә, балалар җәй айларында иреккә чыга. Әти-әниләре эштә, бернинди шөгыле булмаган балалар көчләрен кая куярга белмичә үзләренә кызык эзли. Яшүсмерләр арасында зацепинг ягъни поезд түбәләрендә йөрү очраклары арта. Кызганыч, мондый шаяруларның ахры гына аянычлы тәмамлана. Зацепинг очраклары Татарстанда 5 ел теркәлгәне булмаган.
- Яшүсмерләр арасында бу куркыныч шөгыль кабат модага әйләнә бара. Тикшерүләрдән күренгәнчә, экстрималь ял итү төрен үз итүчеләрнең күпчелеге Казаннан. Шуңа күрә дә хәзер тимер юлларда мөмкин булган урыннарда махсус постлар булдырдык. Хезмәткәрләр поезд түбәләренә менгән балаларны төшерә. Әлбәттә, бөтен тимер юлны колачлап булмый, шуңа күрә дә һәлакәтләр булып тора, - диде Ананьин. - Бала моның белән бер көн дә генә кызыксына башламый. Ата-аналарга бар яктан игътибарлы булырга кирәк. Балаларның социаль челтәрләрен күзәтеп барыгыз. Алар башта тимер юлда фотога төшеп урнаштыра. Бу фотога куелган лайклар белән мактана, соңыннан поезд түбәсенә менүдән дә курыкмый. Барысы да социаль челтәрләрдә хуплау табу өчен эшләнелә.
Урынбасар, Дәрвишләр бистәсендә булган очракка тукталды. Егет поезд түбәсенә менә һәм 27 мең Втлы электр чыбыгына эләгә. Яшүсмер поезд түбәсенә пассажирлар каршында платформадан менә. Әйләнә-тирәдәгеләрнең битарафлыгы кайвакыт шаккатыра. Шул минутта өлкәннәр аны туктаткан булса, ул бала исән булыр иде.
Ананьин, балыктан кайтып килгәндә кармаклары тимер юл электр чыбыкларына кагылып китүе аркасында үлгән ике бала очрагын да искә төшерде.
- Хәтта, өлкәннәр дә кармакның углепластиктан эшләнгәнен белми. Ә бу материал үзе аша ток үткәрә. Шуңа күрә дә бик игътибарлы булу сорала. Без үз чиратыбызда бу очрактан соң тимер юлларга якын булган сулыклар янында кисәтү плакатлары урнаштырдык. Барысы да кеше гомерен саклап калу өчен эшләнелә, - диде җитәкче.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез