Газетага язылу

Ни хәлең бар, туганым?

Сер түгел, хәзер без туганнар белән күбрәк йә берәр бәйрәмдә, йә инде мәет озатканда гына күрешәбез. Барыбыз да тормыш көтә, бер-беребезне күрергә вакыт юк. Ишекләр генә түгел, күңелләр дә ябылды. Туганлык җепләрен телефонга килгән открыткалар гына саклый. Нәрсә булды безгә? Ни өчен аралар суына?

Ни хәлең бар, туганым?

«Апа җыя»

Маһруйбикә һәм Мансур Садыйковларның балалары Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылында бөтен нәселен бергә җыя.

– Мәскәүдә гомер итүче 80 яшьлек Мәрьям апабыз бар безнең. Ул әби белән бабай йортын кадерләп саклый. Ул өйгә 100 ел бар инде. Балачак хисләрен саклап калыр өчен, апабыз аның бер җирен дә үзгәртмичә төзәттерде. Җиһазлары да иске, хәтта киртәләре дә талдан аның. Инде ничә еллар бергә җыелышып, зур бәйрәм ясыйбыз. Бер елны бөтен туганнар белән 110 кеше идек. Быел 74 ебез генә кайта алды, – дип сөйли Садыйковларның кече кызлары Ләйлә. – Бу бәйрәм безне бик берләштерә, тагын да туганлыклырак итә. Без анда күңелле итеп утырабыз. Гармунга кушылып җырлыйбыз, яшьлекне искә төшерәбез. Аннары Сабан туе уеннары уйныйбыз. Туган белән туган хәл белешмәгән заманда 4 буынны берләштереп яшәвебез – бәхетнең иң зурысы инде ул. Без моның өчен әби белән бабайга рәхмәтле. Әби бик кунакчыл, кешелекле иде. Алар тәрбиясе дөрес булган. Әби үләр алдыннан ике ел урын өстендә ятты. Бездә яшәде. Бәләкәй генә авыл өе. Атна ахыры җитсә, бөтен балалары әниләре янына җыела. Йокларга урын җитми иде. Коры идәнгә ятып йоклаган чаклар да булды. Ә менә хәзер шул бергә җыелышу безнең күңелдәге хисләрне ныгыткан, дип сөенәбез.

«Быел юбилейда очрашабыз»

Чаллыда яшәүче Азат Шәвәлиевкә 32 генә яшь булса да, туганнар очрашуына 9 яшеннән бирле йөри икән инде.

– Әтиемнең туган ягына – Нурлат районының Чулпан авылына ел саен 1 июльдә җыелабыз. Төп йортта яшәп калган абыйның улы безне бергә җыя. Су буенда матур итеп таң аттырабыз. Шулкадәр рәхәт очрашу ул. Ел буе бер дә күрешмәгән туганнар җыела. Мәскәү, Ульян, Түбән Кама, Чаллыдан кайталар. Алдан ук әйтеп куелгач, туганнар көнен дә җайлый, ялын да ала, вакытын да таба. Хатын-кызлар табын кора, ирләр учак яга. Иң рәхәт мизгелләрнең берсе бу. Әле әтигә ияреп йөргәндә үзем олы улым яшендә идем. Бүген инде өч баламны ияртеп кайтам. Безнең максат – балалар бер-берсен белеп үссен! Инде арабыздан өлкәннәр китеп бара, ә нәсел җепләрен сакларга кирәк. Бер күрешү – үзе бер гомер. Ул очрашулардан соң туганнар белән яңадан якынаеп китәсең, – ди ул.

«Айга бер сөйләшәм»

Казанда яшәүче Зөлфиягә күптән түгел 50 яшь тулган. Баштарак ул юбилеен зурлап үткәрмәкче булган. Ә аннары кире уйлаган.

– Гаиләбез белән дүртәүләп кафега бардык та утырдык. Бәхет тынычлык ярата, диләр бит әле. Иремнең туган көнен бөтенләй уздырып тормаска булдык. Аның ягыннан туганнар күп. Аларны җыя башласаң, чыгымы күп, – ди Зөлфия. – Инде күптәннән өебезгә кунак килми, мәҗлесләр дә, ашлар да үткәрмибез. Безнең нәселдә туганнар белән йөрешү дигән нәрсә юк. Хәтта бертуганнар белән дә артык аралашмыйбыз. Ике абыем бар, алар белән айга бер сөйләшәм, ә менә хатыннары үзләре шалтыратмаса, хәлләрен сорамыйм.

Апас районының бер авылында туып үскән Инзиләне исә (исеме үзгәртелде) туганнары әти-әнисе йортыннан куып чыгарган. Абыйлары вафатыннан соң киленнәре төп йортка хуҗа булган.

– Авылга зиратка кына кайтабыз хәзер. Туган, үскән йортым тирәсеннән әйләнеп узгалыйм. Анда кеше дә тормый инде, әмма бикләп куйганнар, биек рәшәткәләр белән әйләндереп алганнар. Әти-әниле чакларым исемә төшеп, үзәкләрем өзгәләнә инде. Их, мин әйтәм, һәркемгә ике аршин җир җитәсе югыйсә. Ичмасам, уртак фикергә килә алмадык. Бөтенләй сөйләшеп тормады җиңгәчәй апа. Суд аша хәл итте дә куйды. Әле ярый, туган якта туганнар күп. Сусауны аларга кайтып басам, – ди Инзилә.

«Зираттан башлыйбыз»

Балтач районының Чапшар авылында яшәүче Шәүкәт Гаязов әбисе белән бабасының никахлашкан көнендә бар нәселен бергә җыя. Инде 5 ел шулай итеп гаилә җыены уздыралар икән.

– Без гаиләдә сигез бала үстек. Дүрт кыз, дүрт малай идек. Кызганыч, хәзер икебез исән түгел инде. Бер киявебез, бер киленебез дә бакыйлыкка күчте. 92 яшен тутыручы әнием исән-сау. Әле безне бер учка җыеп торучы кеше бар. Беренче елны бер йортта үскән сигез бала үз гаиләләре белән кайтты. 55 кеше идек. Минем әнинең 21 оныгы, 29 оныкчыгы бар. Хәзер инде иң олы оныкчыкка 22 яшь. Нәселебез зурайганнан-зурая бара. Әле менә «Без тарихта эзлебез» бәйгесендә катнашып, җиңү яуладык. Районда – 33, Арчада – 47, Казанда 55 кеше идек. Менә мондый бәйгеләр дә нәселне берләштерә. Ә инде очрашып сөйләшүләр туганнар арасын тагын да ныгыта, – дип сөйли Шәүкәт абый. – Гаилә җыенын авыл зиратына барудан башлыйбыз. Нәселебездән чыккан кешеләр рухына дога кылып, һәрберсенең каберләрен карап чыгабыз. Безгә ияргән сабыйларга да яхшы үрнәк бу. Төшке аш вакытында районны иңләп кайтып җитәбез. Шунда инде безнең бәйрәм башлана. Тарихчы булгач, мин аны ашап-эчеп утыруга гына калдырмыйм. Максатым – бөтен нәселнең тамырын барлау. Яшьләр дә әби-бабаларын белсен дип тырышу. Балалар бер-берсе белән аралашып яши башлады. Хәтта берсеннән берсе уздырасылары килеп, яхшы укыйлар да. Туганлык җепләре нык булырга тиеш. Нинди генә хәлдә калсаң да, туганыңнан якын кеше юк.

Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:

Рәсүлебез (с.г.в.): «Кем дә кем бу дөньяда хәерле һәм озын тормыш теләсә, туганлык җепләрен өзмәсен», – дип, ачыктан-ачык әйткән. Әгәр дә үзебезгә иң якын тирәлекне карасак, әти-әни, бертуганнар белән аралашмау гөнаһ дип санала. Ә ераграк тирәлеккә туганнан туган, өченче буын, җиденче буын туганнар керә. Электән үк без җиде буынны белергә тиеш дип әйтәләр иде. Нәсел агачын да җиде буынга кадәр төзетәләр иде. Ләкин туганнар синең җиде буындагы әби-бабайлар гына түгел. Шул буын эчендә яшәгән һәрбер кеше дә – синең туганың һәм алар белән араларны өзмәү, аралашып яшәү –  саваплы эш. Туганыбыз белән талашсак, дошманлашып яшәсәк, бу гөнаһ саналыр. Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдис-шәрифләрендә: «Кем дә кем талашып, шушы дусты, туганы белән өч көннән күбрәк аралашмый икән, алар олы гөнаһта булачаклар», – дигән. Шуңа күрә туганнар белән талашмыйк, гафу үтенүдән курыкмыйк. Беренче килеп гафу үтенгән кешегә савап булыр. «Әл-Исра» сүрәсенең 26 нчы аятендә: «Үзегезнең туганнарыгызга тиешлесен бирегез. Шулай ук ярлы кешегә, юл кешесенә тиешлесен бирегез, ләкин исрафлык кылмагыз», – диелә. Шушы аятьтән туганлыкның да хакы барлыгы күренә.

Динара Гыймадиева, Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге фәнни хезмәткәре, социология фәннәре кандидаты:

– Туганлык җепләренең ничек саклануы турында республикада яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрдек. Нәтиҗәләре уйланырга мәҗбүр итә. Беренчедән, без өлкәннәр белән бергә яшәмибез. Элек әти-әниләребезнең күбесе олылар белән бергә яшәгән. Саннарга килсәк, гаиләләрнең 33 проценты бергә гомер иткән. Ә хәзер бу сан 16,7 процентка калды. Апа-абыйлар, туганнар белән бергә яшәү сирәк күренешкә әйләнде. Андыйлар бары тик 2,4 процент кына калган. Бүгенге гаиләне социологлар нуклеар гаилә дип атый, ул әти-әни hәм балалардан гына тора. Икенчедән, без таралышып беттек. Бала чакта күп кеше авыл җирендә яшәгән. Кешеләр шәһәрләргә күчә, һәм бу – адресны алмаштыру гына түгел, ә көндәлек бәйләнешләрне өзү дигән сүз. Өченчедән, ярдәм күрсәтү характеры үзгәрде. Без ярдәм итүне акча белән алыштырабыз. Дүртенчедән, хәзерге заман кешесенә хас булган икеләнү. Россиядә яшәүчеләрнең 86 проценты туганнар белән җылы мөнәсәбәтләрнең кирәклеге турында әйтә. Әмма аларга ышанып бетми, якыннан аралашмый. Бу гаиләдә бала саны кимүгә дә бәйле. Аннары кеше мөстәкыйльлеккә өйрәнде. Элек нинди эшкә тотынма, туган-тумача кирәк иде. Бүген бу функцияләрне дәүләт һәм икътисад үз өстенә алды. Авылда кешеләр бер-берсенә якынрак, үзара ярдәмләшү, гореф-гадәт саклана әле. Шәһәрдә без туганнарыбызга бәйле мөһим вакыйгаларны еш кына социаль челтәрләрдән белеп алабыз, ә котлау урынына фото астына лайк куябыз. Бүген бер-беребездән ерак яшәгәч, туганлык бәйләнешен саклау җиңел түгел. Аралашу өзелмәсен өчен, һичьюгы гаилә чаты алып барыгыз, фотолар куегыз. Гаилә тарихын теркәп барыгыз. Видеолар, иске фотолар, аш-су рецептлары – барысы да якынайта. Туганнарны кунакка дәшегез, хәзерге заманда ашау түгел, аралашу өчен җыелу кадерлерәк. Туганлык мөнәсәбәтләрен саклау өчен дә көч куярга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре