Газетага язылу

Татарстанда «Нәтиҗә булсын дип эшлибез!» муниципаль форумнары үткәрелә

Татарстанда «Нәтиҗә булсын дип эшлибез!» муниципаль форумнары үткәрелә. Биредә «Бердәм Россия» партиясе җирле бүлекчәләре Халык программасы ярдәмендә 5 ел эчендә башкарылган эшләр буенча хисап тота.

Татарстанда «Нәтиҗә булсын дип эшлибез!» муниципаль форумнары үткәрелә
Фото: Раил Шәмсетдиновның МАКС каналыннан

Исегезгә төшерәбез: Халык программасы моннан биш ел элек 2021 елның августында кабул ителде. Программа ил халкының 2,5 миллионга якын тәкъдиме һәм мөрәҗәгате нигезендә булдырылган һәм тормышның барлык өлкәләренә кагыла. Аның кысасында Россиядә меңләгән мәктәп, балалар бакчасы, хастаханә, мәдәни ял үзәкләре, йөзләгән спорт объекты төзелә, ишегаллары һәм иҗтимагый киңлекләр яңартыла, социаль газлаштыру программасы буенча 900 меңнән артык йортка газ кертелә.

Аксубай 

Программа Татарстанның бер районын да читләтеп үтми. Аксубай районын гына алыйк. Биредә биш ел эчендә гомуми суммасы 118 млн сумлык 20 зур проект гамәлгә ашырылган. «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысасында районда 158 миллион сумлык 20 медицина объекты яңартылган. Район башлыгы Алмаз Мингулов сүзләренчә, моннан тыш муниципаль проектлар һәм гаиләләргә ярдәм программалары эшләп килә. Бала туганда матди ярдәм чаралары каралган. Беренче балага – 10 мең сум, дүртенче бала туганда 50 мең сум түләнелә. Аксубай районы Татарстанның Социаль-икътисадый үсеш рейтингында исә 27 нче урында тора. Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин үз чыгышында республиканың соңгы 25 елдагы казанышларына тукталды. Монда сүз социаль инфраструктураны үстерү, кече һәм урта бизнеска, авыл хуҗалыгына һәм юл челтәренә ярдәм итү буенча төгәл эшләр турында бара.

Балтач 

Балтачтагы форумда катнашучылар Россия Дәүләт Думасы депутатлары Рөстәм Кәлимуллин һәм Илья Вольфсон, Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркәева белән очрашты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин үзенең чыгышында программа нигезендә районда башкарылган эшләр хакында сөйләде. Анда «Романтик» балалар ял һәм сәламәтләндерү лагеренда реконструкция эшләре башкарылган. Моннан тыш, Норма авылында авыл хуҗалыгы өчен кадрлар әзерли торган профлицей филиалы төзекләндерелгән. Балтачның үзендә ябык «Боз сарае» төзелгән. Ә Кенә, Балтач һәм Норма урта мәктәпләренә капиталь ремонт ясалган. Район башлыгы әйтүенчә, сәнгать мәктәбенең яңа бинасын төзү һәм халык мәнфәгатьләрен күз алдында тотып салынган парклар, ял итү урыннары, ишегалды программалары халыкны аеруча сөендергән.

Буа 

Буадагы форумда исә район башлыгы Ранис Камәртдинов халыкның һәрбер эштә актив булуына тукталды.

– Мәгариф, мәдәният коллективлары, яшүсмерләр хәрәкәтләре, ветераннар советы әгъзалары хәзерге көндә махсус хәрби операциядә булган хәрбиләргә ярдәм итә. Әлеге адым халыкның бердәмлеген күрсәтә, – диде ул.

Соңгы биш ел эчендә Буа районында халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга йөз тоткан эшләр бик хисап булган. Шуларның берсе – авылларга су торбалары сузу, шәһәр белән авыл арасын гына түгел, ә авыл урамнарында да юллар салу программалары эшләп килә. Буа халкы белән очрашуга Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин да килгән иде.

Алексеевск 

Алексеевск районында исә авыл халкы соравы буенча 7 яңа кибет, 17 сәламәтлек саклау объекты төзелгән һәм төзекләндерелгән. Авыл җирлегендә генә дә 9 яңа ФАП һәм бер табиб амбулаториясе файдалануга тапшырылган.

Мисал буларак, район башлыгы Сергей Демидов Зур Алан авылын китерде. Биредә халык күптән инде авыл кибетенең тузган булуыннан зарланган һәм яңа ФАП төзергә кирәклеген әйткән.

Мөслим 

Мөслим районы халкы үз чиратында Ык елгасы аша салынган күперне төзекләндергәнгә рәхмәтле.

– Мөслим – Татарстанны күрше республикалар белән тоташтыра тоган стратегик әһәмиятле район. Шуңа да яңартылган күпер район халкына гына түгел, якын-тирәдә яшәүче барлык халыкка нәтиҗәле хезмәт итә. Бүгенгә Мөслим авылының өченче урау юлы төзелеше тәмамланып килә. Республика юл ремонты программалары кысаларында Шуганка–Мөслим һәм Вәрәшбаш–Мөслим автомобиль юлларында масштаблы эшләр алып барыла, – диде район башлыгы Альберт Хуҗин.

Азнакай районы башлыгы Марсель Шәйдуллин Азнакай һәм Мөслим районнарының һәрвакыт матур күршеләр булып, дус яшәвен билгеләп үтте.

– Республикада яшьләргә аерым игътибар бирелә. Югары белемле, әзерлекле белгеч булган яшьләрнең авылга кайтуына ирешү өчен яңа мөмкинлекләр карыйбыз. Бу юнәлештә Азнакай районында «Авыл яши. Деревня живет» программасы нәтиҗәле эшли. Көчле һәм белемле яшьләр белән авылларыбызны саклап калу буенча бердәм эшләргә бурычлыбыз, – диде ул.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре