Артист булса да, хатын-кыз башкарырга тиешле барлык эшләрне җиренә җиткерә. Ире Илсур белән дүрт бала алып кайтырга да өлгерделәр. Йортларын да матурлыйлар, үзләреннән кунаклар да өзелми. Лилия Муллагалиева тормыш сынауларын да зур сабырлык белән кабул итә белде. Җырчы быелгы җәйне ничек уздыра? Нинди уй-фикерләр белән яши? Шулар хакында белештек.
– Лилия, сәламәтлегең турында сөйлә әле. Үзеңне ничек хис итәсең? Укучыларыбыз да кызыксына.
– Аллага шөкер кебек инде. Тавыш әлегә үз хәленә кайта алмый. Җырлау турында сүз дә юк әле.

– Сәхнә сагындырадыр...
– 30 ел буе сәхнәдә булган бит инде. Вакыт-вакыт шундый бер дулкын килеп ала, сагындыра. Үземне җиңәргә тырышам. Үз-үзеңне аңлап та бетермисең бит инде, тавышым матур дип уйламыйсың да. Тавышымның матур икәнен югалткач кына аңладым. Җырларымны тыңлыйм да: «И-и, тавышым бигрәк матур булган икән», – дип уйлап куям. Җырланып бетмәгән, эшкәртелмәгән җырлар да күп калды әле. Җыр сүзләрен дә күп җибәргәннәр иде. Аларга көй язарга кирәк. Хәзергә язып булмый. Мин бит көйләп язам. Эчемдә көем бар, тавыш булмагач, тышка чыгара алмыйм әлегә.
– Тормыш сынаулары уй-фикерләрне дә үзгәртә. Бүген син күбрәк нәрсә турында уйланасың?
– Хәзер күбрәк балалар турында уйланам. Дөнья да тотрыклы түгел бит, ир балалар күп булгач, ата-ана киләчәк өчен дә борчыла. Безнең гомернең төп өлеше яшәлгән кебек. Хәзер аларга барысын да сөйләп, аңлатып калдырасы килә. Гомер узган саен, фикер дә, яшәеш тә үзгәрә, тәрбия дә. Кыскасы, бөтен нәрсә үзгәрә. Шуңа күрә тапшыруларны да, андагы геройларны да күбрәк төшереп каласы килә. Ул үзе бер тарих бит. Элек мин күп уйланмый идем, хәзер фәлсәфи уйлар килә. Ләкин һәр кешенең – үз язмышы. Дөньяны без генә үзгәртә алмыйбыз. Нәрсә язган – шул була. Аллаһы Тәгаләгә тапшырырга кирәк дип саныйм. Алда бары да матур булыр кебек, тавыш та кайтыр, кабат сәхнәләргә чыгылыр әле дип уйлыйм.
– Лилия, социаль челтәрләрдә капкагызны ташлар белән бизәвең хакында видео куйган идең. Мондый эшкә нәрсә рухландырды, нишләп үзең тотындың?
– Йортыбызда үз кулыбыз белән ясалган урыннар байтак. Капканың төп өлешен 20 ел элек эшләгән идек. Бер өлеше инде вакыт узу сәбәпле тузды. Менә шуны бизәкләп эшләргә булдык.
– Кеше бит дизайнерлар чакырып, күп нәрсәне осталардан эшләтергә тырыша.
– Үзең эшләү күңелгә тынычлык, рәхәтлек бирә. Башкаларныкыннан аерылып та тора. Йорт төзегәндә, акчасыз вакытларда ничектер үзебез тотынган идек, ошап китте. Кешедән эшләткәнче, үзебез ясап карыйк дидек. Аннары матур килеп чыккач, булдырабыз икән дип дәвам иттек. Мин элек чәчәкләрдән икебаналар да ясый идем. Андый эш белән шөгыльләнгәндә бөтен игътибарыңны шуңа бирәсең, онытылып китәсең, тынычланасың. Таш белән бизәгәндә дә шундый ук рәхәтлекне тоясың.
– Мондый идеяләр авторы – син, алайса?
– Икебез дә. Башта мин капканы Дагыстан кешеләреннән ясатыйк дигән идем. Илсурның фикере башкача булды: «Үзебез дә ясый алабыз, калган таш та бар ич». Үзебезнең дә матур эшли алганыбызга ышанып тотындык. Икәү алмаш-тилмәш шулай бизәп чыктык. Икең дә риза булмыйча эшкә тотынып булмый.
– Җәйләрең ничек уза?
– Җәйләр матур гына уза. Су буенда яшәгәч, балалар балык тота. Без чәчәк үстереп, үләннәрне чабып, мәш килеп йөрибез. Моңа кадәр балык тотуга бер дә исебез китми иде. Ильяс улыбыз кызыктырды. Бүләккә алып килгән кармаклар да ята иде. Менә шуларны чыгарып, хәзер балык тоталар, мин кыздырып торам. Әни белән әтине дә үзебезгә алып килеп кунак иткәлибез. Әле күптән түгел генә бездән Чаллыга апаларга киттеләр. Алар да олыгая бит инде, тәрбия кирәк. Вакытымны кызганмыйча, ашыкмый гына яннарында булырга тырышам.

– Җиләкләр җыеп, кайнатмалар ясадыңмы?
– Җиләк үстерүчеләрдән барып алып, кайнатмалар ясап куйдым. Чиядән ясарга өлгермәдем әле. Кыяр тозларга да тотынырга вакыт. Хатын-кызның эше бетә торган түгел инде аның.

– Үзең иң яратып ясый торганы нәрсә: кайнатмамы, компотлармы, әллә тозлаумы?
– Барысы да ошый. Узган ел компотны урамда казанда ясадым. Менә шул процесс миңа бик ошады, дисәм була. Илсурның юбилеена 120 шәр литрлы ике казан китергәннәр иде. Бәйрәмнән соң аларны әле илтмәгән идек. Менә шунда кайнаттык. Шикәр комы да аз китә, җиләкне дә чиләк белән генә саласың. Бик тәмле компот булды ул. Мин өч йөз банкалап компот ябам.
– Шуны эчеп бетерәсезме?
– Гел шуны эчәбез. Былтырдан йөз банкалап калды әле. Безгә кеше дә күп килә бит. Берәрсенең туган көне булса, кунакка чакырсалар, күтәреп барам. Шикәрен күп салмасаң, табигый бит инде ул. Су гына эчеп тормыйсың, бала-чага эчә.
– Балалар турында да сөйләшик әле. Аларның хәлләре ничек?
– Олы улыбыз Данил – альтернатив хезмәттә, дары заводында эшли. Аңа инде 23 яшь. Кызыбыз Илвина 9 сыйныфтан соң театр училищесына укырга кергән иде. Беренче курсны тәмамлады. Җәй уртасына кадәр укыдылар. Шунда яратып кайнаша. Татар төркемендә укый, сөйләме дә баеды. Ильяс өченче сыйныфны тәмамлады, Илһам белән беренче сыйныфка барабыз.
– «Әниемнең җылы кочагы», «Күңелләрдә тальян моңнары» проектлары дәвам итәме? Төшерәсезме?
– Бу проектлар буенча эш бара. Әле декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Киләсе елга ничек булыр? Тапшыруларны чыгара башлаганга инде 5 ел булды. Җәй көне матур вакытта күбрәк төшерергә телибез. «Күңелләрдә тальян моңнары» тапшыруы белән районнарга чыгабыз. Бәйрәмнәр дә күп оештырыла бит, шунда кызыклы мизгелләрне күп җыябыз.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез