Газетага язылу

Помидор, пеш! Һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдиновадан киңәшләр

Август аенда көннәр әле җылы торса да, төннәрен салкынайта башлый. Бу исә җылылык яратучы помидорларга зыян китерә. Шуңа күрә төнгә аларны полиэтилен-мазар белән каплап калдырырга кирәк. Болай эшләгәндә, яшелчә тизрәк кызара һәм гөмбәчек авыруларына да бирешми, ди һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдинова.

Помидор, пеш! Һәвәскәр бакчачы Әлфинур Нәҗметдиновадан киңәшләр

Артык-портык яфракларын өзеп, помидорлы ботакларын кояшка каратып куегыз. Кызара һәм сарылана башлаганнарын җыегыз. Үсемлекнең бөтен көчен боларын өлгертүгә түгел, бәлки башкаларын үстерүгә юнәлтүе өчен шулай кирәк. Кызарырга бик ашыкмаган эре помидорлы ботакларының очларын агач теш чистарткыч белән берничә урыннан 3 мм чамасы тирәнлектә тишкәләгез. Тишекләре шундук томалана, помидорлары кызара башлаячак. Үсемлек сабагын (туфрактан 3 см чамасы биеклектә) бакыр тимерчыбык белән тишегез. Болай эшләгәндә, файдалы матдәләре тамырларына азрак китә башлаячак. Нәтиҗәдә помидорлар тизрәк кызарачак һәм татлырак та булачак.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре