Табиб Ленар Кашапов: «Гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә»

Беркемгә дә сер түгел, коронавирус белән авыручыларның күбесе өзлегүдән интегә. Ковидтан соң күпләр чәч коелу, хәтерсезлек, ис сизмәү, тән тиресе начарлану, кан басымы уйнау, йөрәк авыртудан зарлана. Мондый өзлегүләрне булдырмас өчен ни эшләргә? Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов белән шул хакта сөйләштек.

– Ленар Рамилович, коронавирусның үзеннән бигрәк, нәтиҗәләре куркынычрак, диләр. Бу, дөрестән дә, шулаймы?

– Коронавирус үзе дә, нәтиҗәләре дә бер үк дәрәҗәдә куркыныч. Җитди формада узганда коронавирус организмда бик катлаулы үзгәрешләр китереп чыгара ала. Әмма шул ук вакытта ул организмга тискәре йогынты ясамаска да мөмкин. Кайбер кеше аны бернинди билгеләрсез генә дә кичерә ала. Коронавирус җиңелчә ОРВИ рәвешендә узган очраклар да бар.

– Коронавирус белән авырган кешедә, нигездә, нинди өзлегүләр күзәтелә?

– Коронавирус белән авырганнан соң күзәтелгән иң куркыныч өзлегү организмның аутоиммун реакциясеннән, гадирәк итеп әйтсәк, кан тамырларына зыян килүдән гыйбарәт. Бу хилафлык организмның теләсә кайсы органына бәрә ала.

– Димәк, йөрәк-кан тамыры авыруларыннан интеккән кеше коронавирус йоктырса, савыкканнан соң өзлегү куркынычы бермә-бер арта?

– Коронавирус йөрәк, кан тамырлары эшчәнлегенә турыдан-туры йогынты ясарга мөмкин. Әйткәнемчә, ул күбрәк кан тамырларына зыян сала. Моннан тыш ул йөрәк мускулы ялкынсынуга (миокардид) да китерергә мөмкин. Хроник йөрәк авырулары булган, инфаркт кичергән, ишемия, аритмия, гипертониядән интеккән кешеләрдә коронавирустан соң өзлегүләр ешрак күзәтелә.

– Коронавирус белән авырып терелгән кешеләрнең күбесе чәч коелу, тән тиресе начарлану, хәтерсезлек, кисәк кенә кәеф үзгәрү, төшенкелеккә бирелүдән зарлана. Бу күренеш нәрсә белән аңлатыла?

– Моңа өстәп, әле күпләр йокысызлыктан да зарлана. Организмдагы бу үзгәрешләрнең барысы да хәзер бер исем белән – «ковидтан соңгы синдром» дип атап йөртелә. Коронавирус белән авырганнан соң андый хәлләр, дөрестән дә, күзәтелергә мөмкин. Бу үзгәрешләрнең кайберләре хәтта ике айдан ярты елга кадәр дә дәвам итә ала. Шушы күренешләрнең төп сәбәбе нидә, дигәндә, әлеге сорауга төгәл генә җавап биреп булмый. Ник дигәндә, бу мәсьәлә ахыргача өйрәнелеп, тикшереп бетелмәгән әле. Без бары тик фаразлый гына алабыз. Билгеле булганча, коронавирус кешенең нерв һәм иммун системасына да зыян сала. Алда телгә алган нәтиҗәләр дә нәкъ менә шуның аркасында булырга мөмкин.

– Коронавирус белән авырган кешеләргә бик көчле дарулар эчәргә туры килә. Бу бөер, бавыр эшчәнлегенә дә йогынты ясамый калмыйдыр…

– Бу фикер белән килешми мөмкин түгел. Коронавирустан дәвалаганда, авыруга кайбер очракларда гормональ препаратлар да, биологик актив өстәмәләр дә билгеләргә туры килә. Коронавирусны яңа дәвалый гына башлаган чорда антибиотиклар да эчәргә кушыла иде. Соңрак инде: «Вирусны антибиотиклар ярдәмендә җиңеп булмый», – дигән нәтиҗә ясалды. Бу даруларны язганда да, эчкәндә дә бик сак булырга кирәк. Тиешле нормасын бозсаң, организмга, дөрестән дә, зыян салуың бар. Табиб кушканнарны төгәл үтәгән очракта, көчле дарулар эчеп дәвалануның организмга бернинди зыяны да юк. Коронавирус белән авырганнан соң өзлегүләрне булдырмас өчен дә нәкъ менә табиб кушкан күрсәтмәләрне төгәл үтәргә кирәк.

– Авырганнан соң организм тулысынча элекке халәтенә кайтып бетсен өчен күпме вакыт таләп ителә?

– Моның төгәл вакыты юк. Коронавирус белән авырганчы сау-сәламәт булган кешенең организмы тизрәк үз халәтенә кайта. Хроник йөрәк, тын юллары авырулары булган кешеләр исә озаграк терелә. Хәзер дәвалау оешмаларында ковидтан соң реабилитация үткәрүне күздә тоткан махсус программалар да бар.

Коронавирустан соң тизрәк аякка басу өчен Ленар Кашапов киңәшләре 

  1. Атнага 4–6 тапкыр сулау күнегүләре ясагыз. Аларны утырып та, ятып та ясарга мөмкин. Әйтик, аркага ятып, аяклар белән һавада велосипед әйләндерә аласыз. Кулларга да басым ясалсын.
  2. Саф һавада йөрүнең теләсә кайсы чирдән соң тернәкләнеп бетәргә ярдәм итә торган иң нәтиҗәле ысул икәнен онытмагыз!
  3. Ризыкны кечкенә порцияләр белән ашарга киңәш ителә. Калориясе дә җитәрлек күләмдә булсын. Ковидтан соң терелеп килүче организмга аксымнар да, майлар да кирәк. Углеводларның кереп торуы да мөһим. Шулай да баллы ризыкларны клетчаткага бай яшелчә, яшел тәмләткечләргә алмаштыру хәерлерәк. Алар ашказаны эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәрә.
  4. Коронавирус белән авырып терелгән кешегә 7 сәгатьтән дә ким йокларга ярамый. Йокларга 2–3 сәгать кала физик активлыкны киметергә, мөмкин булса, саф һавада йөреп керергә кирәк.
  5. Йоклаганда янәшәдә гаджет, телефоннарның булмавы хәерле. Алар нерв системасын ярсыта.
  6. Организмга D витамины җитү-җитмәүне дә контрольдә тотыгыз.
  7. Сәламәт яшәү рәвеше алып барыгыз. Тернәкләнү чорында бигрәк тә исерткеч эчемлекләрдән тыелырга кирәк. Ник дигәндә, коронавирус белән авырганда кан тамырларына болай да зур авырлык төшә. Исерткеч эчемлек кулланган очракта аларга икеләтә авырлык киләчәк.                                                                                                                                                                                      Динә Гыйләҗиева

 

 


Фикер өстәү