Россиядә һәр сигез кешенең берсе фәкыйрь булып санала

“Росстат” илдә кереме яшәү минимумыннан кимрәк булган кешеләр саны кимү турында белдергән. Узган елның дүртенче кварталында аларның саны 13,5 миллионга калган (барлык халыкның 9,2 проценты). Гомумән алганда, 2020 ел йомгаклары буенча Россиядә 17,8 миллион фәкыйрь исәпләнелә.

“2020 ел буенча башлангыч мәгълүматларга караганда, илдә аз керемлеләр саны – 17,8 миллион кеше (барлык халыкның 12,1 проценты)”. 2019 елдагы белән чагыштырганда, 300 мең кешегә кимрәк бу”, – диелә статистика хезмәте хәбәрендә.

Ведомство мәгълүматларына караганда, узган елның өченче кварталында  фәкыйрьләр саны 18,8 миллион булган. “Росстат”тан аңлатып үтелгәнчә, аларның саны кимүгә аз якланылулы халык катлауларына социаль ярдәм программалары ярдәм иткән. 2020 елның IV кварталында социаль түләүләрнең гомуми күләме 3,4 триллион сум тәшкил иткән. 2019 елның IV кварталындагыга караганда 5,9 процентка күбрәк бу.


Фикер өстәү