Терапевт-кардиолог Ленар Кашапов: «Коронавирус тромб килеп чыгу ихтималын арттыра»

Ел саен Җир йөзендә яшәүче һәр 250 кешенең берсе тромбтан вафат була. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасыннан алынган рәсми саннар шундый. Организмны зарарлау гына түгел, кеше гомерен мизгел эчендә өзүе белән дә мәкерле бу чир. Аннан ничек сакланырга? Тромб ни өчен өзелә?

Терапевт-кардиолог, медицина фәннәре кандидаты, доцент Ленар Кашапов шул сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Тромб барыннан да бигрәк нәрсәсе белән куркыныч?

– Тромб – гади генә әйткәндә, оешкан кан. Ул кан тамырларын томалый. Тромбның билгеләре аның кайсы органдагы кан тамырында (баш мие, йөрәк, аяк һ.б. кан тамырында)  хасил булуына бәйле. Мәсәлән, тромб аяк кан тамырларында хасил булса, аяк сызлый, авырая, кызара. Йөрәк кан тамырларында тромб хасил булса, ул инфарктка ук китерергә мөмкин. Андый чакта йөрәк турысында көчле авырту сизелә, кеше аңын җуярга мөмкин. Баш миендәге тромб исә еш кына инсультка китерә. Үпкәләрдә тромб барлыкка килгән очракта кешенең тыны кысыла. Сүз уңаеннан, тромб – йөклелек чорында да еш күзәтелә торган күренеш.

– Коронавирус котырган чорда тромб турында аеруча еш ишетергә туры килде…

– Коронавирус, дөрестән дә, тромб килеп чыгу ихтималын арттыра. Бу инде фәнни яктан расланган. Коронавирус вакытында кан куера. Бу бигрәк тә вак кан тамырлары өчен куркыныч. Ковидтан соң тромб барлыкка килүне кисәтү өчен, кан сыеклагыч дарулар эчәргә киңәш ителә. Әмма аларны табиб белән киңәшкәч кенә кулланырга ярый. Аларны үзлегеңнән генә файдалану куркыныч – кан китәргә мөмкин.

– Тромб ни сәбәпле пәйда була?

– Аякларда, нигездә, аз хәрәкәтләнү аркасында пәйда була. Операция кебек җитди процедурадан аяклар озак вакыт хәрәкәтләнми торса да, мондый куркыныч арта. Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану да тромб хасил булуга китерә ала. Нәселдәнлек, контрацептик чаралар да – тромбка китергән сәбәпләр рәтендә. Йөрәк кан тамырындагы тромб та нигездә алда телгә алынган сәбәпләр аркасында килеп чыга. Моннан тыш шикәр чире, симерү, югары кан басымыннан (артериаль гипертензия) интеккән кешеләргә дә яный бу куркыныч.

– Тромб варикоз аркасында пәйда була аламы?

– Әйе, вакытында дәваламасаң, варикоз да тромбка әверелергә мөмкин. Билгеле булганча, варикоз кан тамырлары киңәю, ялкынсынудан гыйбарәт. Тиз арада чарасын күрмәсәң, тромб барлыкка килүен көт тә тор.

– Тромб ни өчен өзелә?

– Кагыйдә буларак, гадәттә, аякларда пәйда булган тромб өзелә. Әгәр тромб кечкенә булса, ул кан тамырының бер өлешен генә зарарлый да, кеше аны сизмичә дә калырга мөмкин. Кан тамырын зур тромб томаласа, кешенең гомере дә өзелергә мөмкин.

 

Тромбны булдырмый калу

– Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану кебек начар гадәтләрдән баш тартыгыз.

– Операциядән соң аяк озак хәрәкәтләнмичә торса, канны сыеклата торган дарулар эчәргә кирәк. Бу шулай ук тромб булмасын өчен кирәк.

– Кан тамырлары киңәйгән (варикоз) кешеләргә игътибарлы булырга кирәк. Ул шулай ук тромб хасил булу ихтималын арттыра.

–  Кан авырулары булган, каны куерудан интеккән кешегә вакытында чарасын күреп, дәваланып торырга кирәк.

– Тромбны кисәтү өчен, һәрчак хәрәкәттә булу зарур. Болай эшләгәндә кан әйләнеше яхшыра, кан тамырлары тыгылу ихтималы  кими.

– Канны, андагы холестерин күләмен даими тикшертеп торырга кирәк. Холестеринны киметмәсәң, тора-бара ул  кан тамырларында тромб кебек оешачак.

– Чиста су эчү  файдалы.

– Гормональ дарулар эчкәндә, контрацептик чаралар кулланганда  сак булырга кирәк.

– Гәүдә авырлыгын һәрчак контрольдә тотыгыз.

 

 

 


Фикер өстәү