Рөстәм Миңнеханов: «Татарстанда сайлау эшчәнлегенә тыкшынуга юл куелмас»

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, «Ак барс»ның элеккеге капитаны Данис Зарипов, «Ярдәм янәшә» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов, мөмкинлеге чикле кешеләргә ярдәм итүче «Я смогу» оешмасы җитәкчесе Марат Ильясов, хәйрияче һәм җәмәгать эшлеклесе Алинә Гыймалтдинова, җырчы Салават Фәтхетдинов. Россия Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның Татарстан төбәк сайлау штабы ышанычлы затлары бу. Шушы көннәрдә алар белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов очрашты.

– Президент һәрвакытта да күпмилләтле халкыбызга таянды. Быелгы сайлауның нинди тышкы сәбәпләр шартларында узуын беләбез. Рөс, – диде Рөстәм Миңнеханов очрашуда.

Рәис искәрткәнчә, хәзер илнең казанышлары турында сөйләү аеруча мөһим. Бигрәк тә мисаллар, үрнәкләр ярдәмендә. Халык белән элемтәдә булу да кирәк. «Хәзерге вакытта хакимият халык мөрәҗәгатьләренә аеруча игътибарлы булырга тиеш», – диде ул.

Тышкы басымга карамастан, 2023 елда республикада барлык программалар гамәлгә ашырылган, объектлар вакытында кулланышка тапшырылган.

– Болар барысы да федераль ярдәм булганда гына мөмкин. Федераль ярдәм булмаса, без мондый уңышларга ирешә алыр идекме? Иң мөһиме – тормыш сыйфаты. Ни өчен туристлар, бик теләп, Казанга, республикага килә? Кешеләр безнең республикага күченә? Халык саны кимеми, югыйсә кайбер төбәкләрдә бу да бар. Без 4 миллионнан арттык. Безнең халык моның дәүләт башлыгы кайгыртуы, аның программаларга, безнең республикага шәхси мөнәсәбәте икәнен аңларга тиеш, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ышанычлылар белән очрашуда Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәймиев катнашты. Дәүләт Киңәшчесе Путинның ышанычлысы сыйфатында Татарстанда тиешле эш алып барачагын әйтте. Очрашуда Россия Герое Рәсим Баксиков, Анжела Вавилова исемендәге фонд җитәкчесе Владимир Вавилов, «Zа Победу! Казань» халык гуманитар хәрәкәте оештыручысы Евгения Коцарь һәм башкалар катнашты.

Белешмә өчен

Россия Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта була. Үзәк сайлау комиссиясенә 15 кандидат документларын тапшырган, аларның дүртесен теркәүдән баш тартканнар. Шул рәвешле, документлар 11 дәгъвачыдан, шул исәптән сайлауда үзен үзе тәкъдим итүче хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путиннан кабул ителде. Хәзерге вакытта сайлауга өч кандидат – Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПРдан) һәм Николай Харитонов (КПРФтан) кертелгән инде.


Фикер өстәү