Татарстанда СВОда катнашучыларга багышлап кардан сыннар ясаганнар

Түбән Кама районының Олы Афанас авылында яшәүче Илһам Бадамшин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче хәрбиләргә багышлап кардан сыннар ясаган.
Ул кардан ясалган “гашыйкларның” танышу тарихын да уйлап тапкан. Күкрәгендә орденнары балкып торган хәрби киемдәге солдат, гүя, әле генә өенә кайтып, сөеклесен кочагына алган.

“Сюжеты болайрак: солдат, Кыш бабайга шалтыратып, аларның кайда икәнлеген сорый. Ә алар – Олы Афанаста. Кыш бабай, озак уйлап тормастан, үзенең Кар кызын “Бигеш” аэропортына солдатны каршыларга җибәрә. Ә Кар кызы госпитальдән кайтып килүче яралы солдатка гашыйк була”, – дип сөйләп үткән кар сыннары авторы “Татар-информ” хәбәрчесенә.
Биредә ул ясаган Кыш бабай беседкада өстәл янында чәй эчеп утыра. Илһамның ишегалдын шулай ук болан сыны һәм, әлбәттә инде, Яңа елы символы – Аждаһа сыны бизәп тора.
“Канатларын тимерчыбыктан эшләдем, әлбәттә, мәшәкате күп булды”, – ди сынчы үзенең аждаһасы турында.
Илһам алга таба да махсус хәрби операциягә багышлап кардан ниндидер сын ясарга хыяллана. Анысы нәрсә булачак – әлегә билгесез.


Фикер өстәү