Эзмә мәктәбе укучысы Азалия «Укытучым минем» республика бәйгесендә Гран-при откан

Саба районындагы Эзмә мәктәбе укучысы Азалия Мифтахова укучылар арасында узган «Укытучым минем» республика бәйгесендә Гран-при откан. Әлеге бәйгенең үзенчәлеге нәрсәдә?

Әлеге ике телле бәйгедә Татарстан гына түгел, Чувашия, Түбән Новгород, Пенза, Башкорстан укучылары катнашкан. Алар укытучылары турында эссе язган, видео төшергән.

–  Узган ел  Россиядә Укытучылар Һәм остазлар елы дип игълан ителде. Без ел кысасында Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә бәйге оештырырга булдык. Максатларыбызның берсе – укытучының хәзерге җәмгыятьтә тоткан ролен тагын бер кат ассызыклау. Укытучы – балалар өчен генә түгел, җәмгыятьнең киләчәге өчен җавап бирә торган шәхес. Икенчедән, укучыларны иҗатка тарту. Аларның үз укытучыларын ничек бәяләве  безнең өчен бик әһәмиятле. Укучылар үз остазлары турында видео һәм инша әзерләгән. Өченче – «Tatarica. Татар энциклопедиясе»нә мәктәп укучыларының игътибарын юнәлтү. Җиңүчеләрнең хезмәтләре онлайн энциклопедиядә чыгачак, – диде Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры әлеге бәйге нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе  башлыгы Илгиз Халиков белдергәнчә, бәйге мөгаллимнәрнең абруен күтәрергә ярдәм итә. Әмма Укытучылар һәм остазлар елы үтү белән  аларга карата игътибар кимергә тиеш түгел. Әлеге бәйгедә катнашканда укучылар укытучы хезмәтен аңлый һәм бу һөнәр турында күбрәк уйлана башлый. Укучыларның бәйгене көтеп алуы да мөһим.

Азалия 10 нчы сыйныфта укый. Аны бәйгегә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Һадиева әзерләгән. «Татар мәктәбе булгач, бездә  барлык дәресләр дә, чаралар да татарча үтә. Тәнәфестә дә гел татарча сөйләшәләр. Шуңа күрә татарча бәйгеләрендә катнашуда кыенлык тумый. Азалиянең җиңүенә бик сөендек. Бу – иң зур җиңүләрнең берсе», – диде Гөлнара Һадиева.

Азалия октябрь аенда ук Гөлнара апасы турында эссе язган,  видео әзерләгән. Аның киләчәктә журналист буласы  килә. Социаль челтәрләрдә еш кына уй-фикерләре белән уртаклашырга ярата икән.

– Укытучы һөнәрен үстерү өчен буенча бәйгеләр бик кирәк. Гөлнара апа барысын да яхшылап аңлата. Аның дәресендә утыру бик рәхәт. Туган телемне яратам, – ди Азалия.

 


Фикер өстәү