Экология министры: Без балалардан өйрәнәбез

Казанның «Сәйдәш» мәдәният йортында мәктәп укучылары арасында уза торган республикакүләм «Экопатруль» бәйгесенә нәтиҗә ясадылар.  Әлеге бәйге җиденче ел рәттән үткәрелә. Шушы вакыт эчендә укучылардан чүплекләр хакында 36 мең хәбәр килгән. Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, мондый бәйгенең асылында тәрбия ята.

– Без бүләкләгән һәр баладан үрнәк алырга кирәк дип саныйм. Менә шундый табигатьне саклаучылар булганда киләчәк өчен тыныч була алабыз. Мәктәп укучылары үзләрен генә түгел, гаиләдәге өлкәннәрне, сыйныфташларын да артларыннан ияртә. Бер тапкыр бу бәйгедә катнашкан бала кулындагы чүбен җиргә атмый инде, – ди Александр Шадриков.

Министр әйтүенчә, укучылардан килгән хәбәрләр саны елдан-ел кими. 2019 елда 8 меңнән артык, 2020 елда – 5 200, быел исә 2 700  хәбәр килгән.

– Балалар экологиягә салкын карашта дигән сүз түгел бу. Чүплекләр саны кими – безне әнә шунысы сөендерә. «Экопатруль» бәйгесенең тагын бер уңай ягы – укучылар фотога һәм видеога төшереп җибәргән чүплекләр  тиз арада юкка чыгарыла. Яшьләр белән дус булырга кирәк. Алар безгә бик ярдәм итә. Бары бергә эшләгәндә генә без экологияне саклый алабыз, – ди ул.

Пандемия аркасында узган ел үткәрелми калган «Экопатруль» җиңүчеләрен дә котладылар. Алар арасында чүплекләр хакында иң күп хәбәр юллаган Саба кызы Лиана Хәбирова да бар.

– Әлеге бәйгедә кечкенәдән катнашам. Башлангыч сыйныфта укыган чакта, укытучым катнашырга тәкъдим иткән иде. Өйгә кайтып, әти белән әнигә әйттем. Аларга шул җитә калды. Сабада чүплек тапмагач, без атна саен республиканың төрле районнарына чыгып китә башладык. Беренче чүплекләрне Түбән Камага барып төшергән идек, – ди  6 сыйныфта укучы Лиана.

Апасы Сабина да әлеге бәйгедә катнаша. Кызлар һәр елны призлы урыннар яулый.

– Безнең өчен нинди бүләк алуыбыз мөһим түгел. Без бит, бәйгедә катнашабыз дип, үзебез дә сизмәстән табигатьне чүп-чардан коткарабыз, – ди кыз.

Сарман районының Җәлил бистәсендә яшәүче Азалия белән Азамат Ханнановлар бәйгедә бишенче ел рәттән катнаша. Бу хакта әтиләре кайтып әйткән.

– Мин болай да балаларны экологиягә сакчыл карарга өйрәтеп үстерәм. Гаиләдә шулай куелган. Без һәрвакыт агач утыртабыз, тирә-якны җыештырабыз. Бу бәйге балаларга канат куйды. Җитмәсә, бүләкләре дә яхшы, – ди әтиләре Илнур.

Министр исә бәйгенең киләсе 2022 елда да дәвам итәчәген әйтте. Ул башка балаларны да актив булырга өндәде.

 

 


Фикер өстәү