Казанда «Сулыкларны саклау һәм савыктыру» дигән темага семинар узды

Казанда Россиянең төрле төбәкләреннән килгән белгечләр катнашында «Сулыкларны саклау һәм савыктыру» дигән темага семинар узды. Анда Татарстандагы бу юнәлештә барган эшләрне мактап телгә алдылар. Россиянең табигать һәм экология министры урынбасары Павел Барышев бездәге тәҗрибәне башка төбәкләргә үрнәк итеп куйды. Әлеге семинарның Татарстанда узуы тикмәгә түгел. Исегезгә төшерәбез: күптән түгел безгә Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко килгән иде. Ул күп кенә экология проектларының үтәлеше белән танышты. Шуннан соң башка төбәкләргә дә Татарстан тәҗрибәсен өйрәнергә кушкан.

– «Иделне савыктыру» федераль проекты 2019 елда башланды. Ул 2024 елда ул тәмамлана. Аннан соң  Иделне кайгыртучы башка «Сулыкларны саклау» дигән проект барлыкка киләчәк, – ди Павел Барышев. – «Идел» елгасы – 60 миллион кешенең «өе».  Елга янәшәсендә күп кенә сәнәгать, авыл хуҗалыгы оешмалары урнашкан. Уртача алганда, алардан чыккан зарарлы матдәләр Иделгә килә торган зыянны 5 тапкыр арттыра. Әнә шуңа да без сулыкка зыян салуны киметергә тиеш. Монда безгә Татарстан тәҗрибәсе ярдәм итәчәк дип уйлыйм.

Татарстанда ниләр эшләнә соң? Бу сорауга җавапны Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков бирде:

–  Иделне савыктыруда биологик чистарту корылмалары ярдәм итә. Аларны яңарту Татарстан башкаласында яшәүче 1,3 миллион кешенең тормыш шартын яхшыртты. Чистарту корылмаларында тотып калынган калдыкларны киптереп барабыз. Шул рәвешле ләм басулары башта киптерелә, аннан юкка чыгарыла.

Александр Шадриков ләм басуларында эш башлаганчы фән белгечләре белән киңәшләшүен, бу өлкәдә 36 дөньяви технология куллануларын әйтте. Ул кунакларга «Экология» илкүләм проекты кысасында башкарылган эшләр хакында да сөйләде.

– Быел Татарстанда сулыкларда тик ятучы нефть торбаларын чыгару эшләре тәмамланды. 23,7 чакрымга сузылган торбаларны су өстенә чыгардык. Моны тормышка ашыру өчен 930,5 миллион сум акча тотылды. Нинди генә эшкә тотынма, республика җитәкчелеге, бизнес вәкилләре, фән, җәмәгать эшлекләре белән бергәләп киңәшләшергә кирәк. Бары тик шул вакытта гына уңышка ирешеп була, – ди Александр Шадриков.

Төбәкләрдән җыелган белгечләрне Казан янәшәсендәге ләм басуларына да алып бардылар. Биредә эшләр 2021 елдан бирле башкарыла. Ул 2024 елда тәмамланыр дип көтелә. Әлегә барлык эшләрнең 61 проценты үтәлгән.

Эш барышы белән «Ядран-строй» оешмасы генераль директоры Марат Хәйруллин таныштырды.

– Бирегә 40–50 ел буе барлык биологик чистарту корылмаларының калдыгы (икенче төрле без аны торбаларга утырган ләм дибез) җыелып яткан. Хәзер аларның һәркайсы чистартыла, киптерелә һәм ваклана, – ди ул. – 50 ел эчендә бирегә 4 миллион кубометр калдык чыгарылган. 100 гектарга сузылган басудагы ис бөтен тирә-якка таралып ята иде. Хәзер инде мондый проблема юк.

Сүз уңаеннан, «Иделне савыктыру» федераль проекты кысасында 15 төбәктә 93 биологик чистарту корылмасы төзелгән.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү