Экология буенча өч мөһим проект төгәлләнү алдында

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы 2024 елда “Экология” илкүләм проекты кысаларында башкарылучы 3 программаны төгәлләргә җыена.

Аның беренчесе “Иделне савыктыру” федераль проекты ярдәмендә ләм басуларын юкка чыгару, икенчесе биологик су чистарту корылмалары төзү, өченчесе Саба районының Шәмәрдән бистәсендә урнашкан нефть япмалары түгелгән урынны бетерү.

Шулай ук 2024 елда “Уникаль сулыкларны саклау” федераль программасы да төгәлләнә. Аның урынына яңасы “Су объектларын савыктыру” дигәне килә. Ул 2025-2030 елларда эшләячәк. Татарстанда әлеге программа буенча 4,4 млрд. сумга исәпләнгән сулыкларны савыктыру чаралары башкарылачак. Шулай ук Россия Табигать министрлыгына Татарстан сулыкларын пычратуны киметү максатыннан башкарылачак эшләрнең планы да җибәрелгән. Аның бәясе 18,3 млрд.сумга төшәр дип торалар. Әлегә Татарстан проектлары килешү көтә.


Фикер өстәү