Мамадышта яшәүче махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына өендә бәйрәм ясаган

Мамадышта яшәүче Юрис абый Шәкүровны бик күпләр махсус хәрби операциядәге егетләргә мунча ясап җибәрүче кеше буларак белә.

Әмма аның изге эшләре моның белән генә бетми әле. Ул инде менә 4 ел рәттән үз өендә Яңа ел бәйрәме уздыра. Оныкларын, туганнарының һәм күршеләренең балаларын бергә җыеп бәйрәм оештыра. Быел ул чыршы бәйрәменә әтиләре махсус хәрби операциядә катнашучы балаларны да җыйган.

Бәйрәм бик күңелле узган. Сабыйларны Кыш бабай, Кар кызы һәм әкият геройлары котлаган. Сабыйлар чыршы тирәсендә җырлар җырлап әйләнгәннәр. Кыш бабайга биеп тә, җырлап та, шигырьләр дә сөйләп күрсәткәннәр. Бәйрәмнән берәү дә буш китмәгән. Юрис абый һәр килгән нәни балага күчтәнәч әзерләгән.

– Миңа шулай рәхәт. Сабыйларны сөендерә алу дан зур бәхет юк инде ул. Иң мөһиме – һәр бала тигез канатлы булып үссен. Әтиләре яннарына исән сау әйләнеп кайтсын, – ди Юрис абый.


Фикер өстәү