Сәхнәдә 4нче көн: Илфир Искәндәровның беренче концертыннан соң уйланулар

Мамадыш районының Түбән Яке авылы егете Илфир Искәндәров күп еллар эстрада артистларына баян уйнап, аларның концертларында җырлап йөри торгач, быелдан үзе гастрольләрдә чыга башлаган. Тәүге концертын туган авылында башлады ул.

Якташларның хәер-фатихасын алып юлга кузгалды.
Питрәч районның Күн авылында узган тамашаны мин дә барып карыйсы иттем. Алдан ук әйтеп куям: ошады. Дүртенче концертын куя дип кем әйтер икән? Иң мөһиме– тамашачы аны алкышларга күмеп, бик яратып каршы алды, озатып калды. Үзенә күрә бер җылы очрашу булды ул. Әйтерсең, авыл урамында кичке уенга җыелдык. Халык исә милли моңнарга, татар халык җырларына сусаган. Аннары Илфирнең үзе иҗат иткән җырлары да халык күңеленә хуш килде.

Үзен сәхнәдә бик тыйнак тотып, минем әллә нинди зур артист буласым килми, иҗатым белән генә бүлешәм дисә дә, Татарстанның атказанган артистларның җырларына көй язып бирә ул. Гүзәл Уразова, Ришат Төхфәтуллин, Ришат Фазлыйәхмәтовлар Илфир язган җырларны башкара.
Тавышы матур, шуның янына йөрәк кылларына үтеп кереп тальян, гармун, баянда да уйный әле ул. Концертны Илфирнең хатыны Марсилә алып барды. Матур итеп сөйләве, шигырьләр укуы йөрәккә май булып ятты. Сәхнәдә беренче адымнарны атлау җиңел түгел. Каушап та китәсең. Ә менә бу яктан Илфиргә бәхет елмайган. Аның өчен утка-суга керергә әзер Марсиләсе бар икән. Сәхнәдә ирен шулай итеп зурлап, үсендереп торучы торучы хатын-кызны беренче күрәм. Мондый ярың булганда, Казан тамашачысын да яуларлыгың бар, Илфир!

Әле бит команда да тупланган. Ике баянчы, ике биюче, җырчы кыз Лилия Шакирова. Лилиядәге моңны ишетсәгез иде.Тамашачы да бик яратты үзен.
Илфирга килгәндә, аның концертына бишле куярлык.

Ардырмады, киресенчә бар мәшәкатьләр онытылып, ял иттек. Юлда кайтканда, заманында Илсөя Бәдретдинованың килеп концерт куйган Кукмараның бер кечкенә авылы искә төште. Тамашачы саны 20 гә тулмаган иде. Ә менә хәзер Казан сәхнәләрдә 20 шәр көн концерт куя. Уңыш сере гади – Илсөя кебек, тамашачыны хөрмәт итәргә, яратырга кирәк. Кайчак күпме җырласаң да, тамашачы мәхәббәтен берничек тә сатып алып булмый. Иң дөрес бәяне ул бирә. Әле яңа гына концертлар куеп йөри башласа да, Илфирны да яраталар дип кайттым мин Күн авылыннан. Аягүрә басып кул чабулар, тамаша беткәч тә кайтырга ашыкмаулары шуны сөйлидер дә инде.


Фикер өстәү