Татарстанда чын чыршы алучылар кимегән

Икенче ел рәттән без бу бәйрәмнән аеруча могҗиза көтәбез. Әллә шуңа, әле декабрь җиткәнче үк, чыршы бизи башладылар. Шуңа күрә ясалма чыршы сатучылар үз эшенә инде күптән тотынды. Ә менә табигыен алучылар соңгы елларда сизелерлек кимегән. Шуңа күрә быел Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы чыршы кисеп сату буенча аукцион да уздырмаган. 

–  Безгә чыршы сатудан файда юк. Урманчылар да агач кисмәү яклы, – ди Казандагы шәһәр яны урманчылыгы җитәкчесе Илнур Кәшәфиев. – Шулай да бәйрәмгә дип, плантацияләрдә һәм питомникларда чыршыларны махсус утыртабыз. Соңгы елларда сораучылар күп түгел. Ихтыяҗ нык кимеде. Күпләр ясалманы бизи. Бу очракта табигатькә зыян салынмый. Әгәр инде чын чыршы куярга телисез икән, аны безнең питомниклар аша алып булачак. Килгән кешегә чыршыны кисеп бирәбез.

Илнур Кәшәфиев әйтүенчә, питомникларга чыршы сорап килүчеләргә аны декабрьнең 20ләреннән соң сата башлаячаклар. Урманчы үзе дә ясалма чыршы бизәү яклы. Әмма Татарстанда чыршы сатарга килүче башка төбәк кешеләре булыр, ди ул. Алардан алганда исә документларына игътибар итәргә киңәш бирә.

Кукмара районында урнашкан Лубян урманчылыгы җитәкчесе Фәрдүс Хәбибрахманов та чыршыны сораучы булмагач, сатудан файда юк, дигән фикердә.

– Урманчылар өчен эше күп, акчасы юк аның. Чыршы сату үз-үзен акламый. Алам дигән кешегә китереп сатучылар булыр әле, – ди ул.

Дөрестән дә, халыкның чыршыга исе китми башлады. Балык Бистәсендә яшәүче Зөлфирә Идиятова элек чыршыны урманнан гына алып кайтып куя идек, ди.

– Әти ел саен урманнан кисә дә алып кайта иде. Без, балалар өчен,  бу могҗиза төсле тоела иде. Урманнан кайткач, аның ниндидер сихрилеге бар кебек иде. Ул чагында урманчылар да тикшермәгән, штраф та салучы булмаган, – ди ул.

Хәзер исә рөхсәтсез урманга керәм димә. Татарстанда озакламый «Ель» дип аталган махсус тикшерү чарасы башланып китә.

Рөхсәтсез чыршы кисүче физик затларны – 3 меңнән 4 мең сумга, вазыйфаи затларны – 20 меңнән – 40 меңгә, юридик затларны 200 меңнән – 300 мең сумга кадәр штрафка тартырга мөмкиннәр. Әле ул кеше табигатькә килгән зыянны да капларга тиеш була. Моның өчен тагын өстәмә 5 мең сум күләмендә штраф салына һәм җинаять эше ачыла.

Ясалма чыршыны теләсә-нинди сәүдә үзәгеннән, кибетләрдән сатып алырга була. Аның бәясе биеклегенә карап 1 меңнән 20 мең сумга кадәр. Чын чыршының да бәяләре узган елгыдан бераз кыйммәтрәк. Элек бер метры 400 сум булса, быел ул 550 сум тора.  Ике метрлысын – 700, 3 метрлысын 1100 сумга алып була. Урманчылар 11 метрлы чыршы да кисеп бирә ала. Аның бәясе 4500 сум икән. Зәңгәр чыршы исә кыйммәтрәк йөри. Аның бер метры – 1400 сум, 4 метрлысын 2500 сумга бирәләр.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү