Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы рейтингында 5 нче урынны алды

2021 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең 82 төбәгеннән Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы рейтингында 5 нче урынны алды. Идел буе федераль округы субъектлары арасында – 3 нче урын. Тулаем алганда, Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы инде 7 ел рәттән Рослесхоз рейтингында алдынгы урыннарны били.

– Татарстанның Урман хуҗалыгы иң нәтиҗәлеләреннән берсе: 1 гектар урман федераль һәм республика бюджетларына елына 417 мең сумнан артык акча китерә. Министрлык урманнарны яңадан җитештерүгә, кирәкле технологик операцияләрне вакытында һәм сыйфатлы итеп үткәрүгә аерым игътибар бирә. Мәсәлән, 2021 елда утыртылган урман культураларының һәлак булуына юл куелмады, – дип билгеләде Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов.

Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ведомство буйсынуындагы урманчылыклар урман законнарын бозучыларны оператив рәвештә ачыкладылар. Шундый очракларның 9 процентында гаепле затлар билгеле. Бу бик югары күрсәткеч. Әлеге критерий буенча ведомство Россиядә 5 нче урынны алды.
85 процент очракта закон бозучылар китерелгән зыянны ирекле рәвештә каплаган, шуның нәтиҗәсендә төбәкнең муниципаль бюджетлары өстәмә рәвештә 49 млн.сумга тулыландырылган. Нигездә, бу урманнарны агынты сулары, химик һәм башка зарарлы матдәләр, җитештерү һәм куллану калдыклары белән пычрануга бәйле бозулар. Урман контролен (күзәтчелеген) оештырган өчен Татарстан урманчыларына Россия Федерациясендә – 3 нче, Идел буе федераль округында 1 нче урын бирелде.

– Урман хуҗалыгының югары нәтиҗәлелек дәрәҗәсе, шул исәптән, Татарстан Республикасы җитәкчелегенең үз урманнарына аерым игътибары аркасында мөмкин булды. Әйтик, узган елда аларны карап тоту чыгымнары республика һәм федераль бюджетларда, тулаем алганда, 2020 ел белән чагыштырганда, 5проценттан арткан һәм 1,2 миллиард сумга җиткән. Шул ук вакытта бу артуның шактый өлеше төбәк бюджетына туры килә – 37 процент һәм 376 миллион сум,– дип ассызыклады Рослесхозның тапшырылган вәкаләтләрен контрольдә тотуны оештыру идарәсе башлыгы Дмитрий Плотников.

Премияләрне түләүгә Рослесхозның иң яхшы хезмәткәрләренә өстәмә финанс бүлеп бирелгән. Ул агымдагы ел ахырына кадәр килергә тиеш. Шул ук вакытта алынган сумманың кимендә 50 процентын Татарстан Республикасы урманчылыклары хезмәткәрләренә юнәлдерәчәкләр.


Фикер өстәү