Фәкыйрьлекнең артуы, инфляция, энергетик кризис…

Фәкыйрьлекнең артуы, инфляция, энергетик кризис, фонд базарларының түнтәрелеше… Дөнья илләренең икътисади-социаль тормышын нигездә шул сүзләр белән сурәтләп булыр иде. «Июнь инфляциясе, еллыкка күчереп исәпләгәч, 78,62 процентка җитте», – дип хәбәр итә рәсми төрек статистикасы.

Май аенда бу күрсәткеч 73,5 процент булган. Америка компаниясе Bloomberg төрек инфляциясен 79,95 процент дип исәпли. Төрек оппозиционерлары исә тагын да югарырак санны атыйлар. ENAG дип аталган оппозицион оешма матбугат кырына 175,55 процент дигән санны чыгарды. Төрек хөкүмәте даими рәвештә минималь хезмәт хакын күтәреп, халыкның матди югалтуларын капларга тырыша. Үткән елның декабрендә МРОТ 50 процентка күтәрелгән һәм 2825 лирадан 4250гә җиткән иде. Мартта иң түбән хезмәт хакы күләмен тагын арттырдылар: 4250дән 5500 лирага җиткерделәр. Долларга күчергәч, 327гә тигез. Әмма төрек профсоюзлары конфедерациясе индексация җитәрлек түгел дип шаулый.

Глобаль капитализмның иң бай илләренең берсе булган Германиядә дә фәкыйрьләр саны арта. Халыкның 16,6 проценты хәерчелек чигендә дип санала. Бу – 1990 елдан соң иң югары күрсәткеч. 2020 елдан соң фәкыйрьләр сафына тагын 300 мең тирәсе кеше өстәлгән. Немецлар фәкыйрьлек таралуын пандемия белән бәйлиләр. Вәләкин статистика аз керемлеләр санының 2006 елдан ук даими артуын әйтә. Җитмәсә, Германия икътисады соңгы утыз елда беренче тапкыр айлык сәүдә дефициты белән очрашкан. Экспорт кими, импорт исә 2,7 процентка арткан. Майда сәүдә дефициты 1 миллиард еврога җиткән. Төп сәбәп – Россиягә каршы кертелгән санкцияләр һәм Кытайдагы ковид-чикләүләр.

Россия белән икътисади элемтәләрне өзү нәтиҗәсендә британнар да арзанлы балык ашаудан мәхрүм калганнар. Ак балыкның 30–60 проценты Россиядән китерелгән булган. Британ балыкчылары ул күләмдә балык тотуны арттыра алмыйлар, ди, чөнки ягулык кыйммәт, диңгезгә чыгу икътисади яктан үзен акламый.

Франциядә электр энергиясе биржасында шом көчәя. Бер мегаватт-сәгатькә бәя октябрь – декабрь фьючерсларына 790 еврога җиткән. Бу күрше илләрдәгегә караганда ике-өч тапкыр кыйммәтрәк. Шундый мизгелләр булган: электр бәясе мегаватт-сәгатькә 1500 еврога кадәр җиткән. Германиядә бәя – 500 евро. COVID-кризиска кадәр мегаватт-сәгатьнең бәясе илле евро тирәсе булуын искә алсак, нинди текә күтәрелеш булуын аңларбыз. Француз хөкүмәте иң күп электр тотучы җитештерүчеләргә энергияне нормалап кына бирүгә күчәргә җыена. Мондый хәл 70 ел булмаган инде.

Быелның беренче яртысы АКШ фонд базары өчен 1970 елдан башлап иң начар чор булган. S&P 500 индексы 21 процент югалткан. Бу – соңгы 50 елның рекорды. Немец индексы DAXта кимен куймаган диярлек: 20 процентка түбәнәйгән. Француз CAC 40 индексының югалтулары – 18 процент.

Криптовалюталар бик нык түбәнгә очтылар. Акчасын биткойнда саклаучы Латин Америкасы илләренең хөкүмәтләре бар. Биткойн белән бергә аларның бюджетлары да упкынга оча. Вакыйгалар һәм фактлар моңарчы күрелмәгән зур кризисның адымнары көчәюе хакында сөйли.

                                      Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү