Инфляция «сызландыра»: кемнеңдер кесәсенә акча ява, кемдер бөлә

Россиядә көн яңалыгы инфляция белән бәйле. Хәер, яңа бәяләр белән көн дә очрашып тору безнең өчен гадәти хәл инде ул. Аны «яңалык» дип атау да кыен. Әмма бәяләрнең соңгы айларда тышаудан ычкынуы гади халыкны гына түгел, рәсми даирәләрне дә борчый башлады.

Дөрес, Росстат үзенә генә билгеле булган серле формулалар белән куллану бәяләре индексын 6,02 процент дип бәяли. Без исә 60 процентка күтәрелгән һәм аннан да ашып киткән бәяләр белән дә еш очрашабыз. Бала чүпрәгеннән алып табутка кадәр товарларның киң диапазонын кушып, уртача күрсәткечне чыгаргач, бәлки Росстат саны дөресрәктер. Әмма бүген сиңа төзелеш материаллары кичектергесез кирәк икән, рәсми инфляциянең 6 гына процент булуы хәлеңне аз гына да җиңеләйтми. Тактага бәя 2 тапкырга якын һәм аннан да артыккарак үсеп китте, мәсәлән. 4 тапкырга якын бәя үстергән төзелеш материаллары бар базарда.

Әмма Росстат бәяләр күтәлерүдә лидерлыкны азык-төлек базары алып тора дип исәпли. 2020 елның мае белән чагыштырганда, ипигә бәя – 8,26, ярмаларга – 8,29, иткә – 10,92, тавык итенә – 19,85, балыкка – 12,56 процентка, көнбагыш маена – 27,94, шикәргә 41,54 процентка үскән. Апрель белән чагышырганда, йомыркага бәя 6,82 процентка төшкән, әмма үткән ел белән янәшә куеп карасак, бәя үсеше – 27,93 процент.  Росстат төзелеш материаллары базарын еллык 16,44 процентлык бәя үсеше белән «сөендерде» дип саный. Кунакханәләр бәясе 22,68 процент өстәлгән икән.

Инфляция үсешен белгечләр импорт һәм банк кредитлары тәэмин итә дип әйтәләр. Ел башыннан 3 триллион сумнан артык кредит бирелгән инде. Кулланучылар кредиты 20 процентка арткан. Куллану шундый темплар белән үсә: апрель аенда ерак чит илләрдән товар китертү 49 процентка арткан, май аенда шуңа тагын 39,5 процент өстәлгән. Акчага ышаныч булмау кешеләрне юләрләндерә, товар җыеп, инфляция тәгәрмәчен халык үзе әйләндерә һәм үз тормышын үзе начарайта.

Менә шундый шаукым фонында Үзәк банк төп процент ставкасын күтәрергә әзерләнә. Финанс базарында Үзәк банкның 11 июньдәге утырышында төп ставканың күтәреләчәгенә берәү дә шикләнми. Хәзерге вакытта төп ставка – 5 процент, ел ахырына кадәр ул 6,5 процентка җитәр дип уйлыйлар. Процент ставкасын күтәргәндә, югарыдагылар, халык кредит алуны чикләр, акчасы булганнар акчасын депозитларга сала башлар, дип өметләнә. Әгәр шулай булса, чынлап та, кулланучылар котыруы тукталыр, бәяләр тормозга басар иде. Әмма бу ысул бәяләр узышын арткы планга гына күчереп тора. Бәяләрне чынлап та йөгәнләргә теләсәң, акча басуны туктатырга кирәк булыр иде. Вәләкин монетар сәясәт андый түгел. Акча станогын Стаханов темплары белән эшләтү барлык илләрдә дә диярлек төп юнәлеш булып кала бирә. Андый шартларда котырган акчаны бәйдә тоту өчен процент ставкасын күтәрүдән башка чара калмый. Олигархлар кесәсенә акча ява, гади халык бөлә инде, кыскасы.

                                               Рәшит Фәтхрахманов 

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү